Гомер көзең кояшлы, бала-оныклар яратуыннан, якыннарың хөрмәтеннән, игътибарыннан җылы һәм ягымлы икән, димәк, әлеге тормыш көзе яңгырлы, салкын җилле түгел, ә мул уңышлы, алтын-сары яфраклары белән күз явын алырлык матур һәм тирә-ягыңа карап соклана алырлык тыныч була. Районда яшәүче халыкның өчтән бере – өлкән яшьтәгеләр. Алар тырыш хезмәт юлын узып, бүген инде күбрәк йорт-җир, гаиләдә булуларына карамастан, һаман да район үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Җәмәгать эшләрендә катнашып, яшьләр булдыра алмаганны дер селкетеп эшләп куялар. Авыл җыеннарында халыкны борчыган мәсьәләләрдә үзләренең төпле сүзләре, кирәк урында үткен тәнкыйтьләре белән җитәкчеләрнең эшчәнлеген күз уңында тотуларын искәртеп торалар, киңәшләре белән ярдәм итәләр. Ә күбесе исә, «карт аю»ны урманда дип кенә белеп, бүгенге көндә дә районның төрле өлкәләрендә хезмәт итәләр. Өлкәннәр декадасы уңаеннан нәкъ менә шушындый актив тукайлылар район башлыгының бәйрәм чарасына җыелды. «Йөрәк җылысын якыныңа бүләк итеп» дип исемләнгән кичә Иске Дөреш лагеренда узды.