Өлкәннәргә йөрәк җылысын бүләк иттеләр
Гомер көзең кояшлы, бала-оныклар яратуыннан, якыннарың хөрмәтеннән, игътибарыннан җылы һәм ягымлы икән, димәк, әлеге тормыш көзе яңгырлы, салкын җилле түгел, ә мул уңышлы, алтын-сары яфраклары белән күз явын алырлык матур һәм тирә-ягыңа карап соклана алырлык тыныч була. Районда яшәүче халыкның өчтән бере – өлкән яшьтәгеләр. Алар тырыш хезмәт юлын узып, бүген инде күбрәк йорт-җир, гаиләдә булуларына карамастан, һаман да район үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Җәмәгать эшләрендә катнашып, яшьләр булдыра алмаганны дер селкетеп эшләп куялар. Авыл җыеннарында халыкны борчыган мәсьәләләрдә үзләренең төпле сүзләре, кирәк урында үткен тәнкыйтьләре белән җитәкчеләрнең эшчәнлеген күз уңында тотуларын искәртеп торалар, киңәшләре белән ярдәм итәләр. Ә күбесе исә, «карт аю»ны урманда дип кенә белеп, бүгенге көндә дә районның төрле өлкәләрендә хезмәт итәләр. Өлкәннәр декадасы уңаеннан нәкъ менә шушындый актив тукайлылар район башлыгының бәйрәм чарасына җыелды. «Йөрәк җылысын якыныңа бүләк итеп» дип исемләнгән кичә Иске Дөреш лагеренда узды.
Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов үзенең күләмле чыгышында районда шушы өлкә буенча башкарылган эшләр хакында сөйләде. Районда бер генә чара да өлкәннәр катнашыннан башка узмый. Бу мәдәният өлкәсенә дә, иҗтимагый тормышка да кагыла. Өлкән буын вәкилләренә игътибар исә шушы ункөнлектә генә түгел, ә ел әйләнәсе бара. Бу нисбәттән матди ярдәм күрсәткән җитәкчеләргә, депутатларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Галимҗан Сәетҗанович шулай ук оешма ирешкән уңышлар, грантлар хакында, алдагы эшчәнлеккә район җитәкчелеге һәм авыл җирлекләренең ветераннар оешмалары тарафыннан куелган максат-бурычлар хакында да әйтте.
Район башлыгы Фаил Камаев, өлкәннәрне районның бүгенге икътисади тормышы белән таныштырды. «Республика җитәкчелегеннән районга зур күләмдә ярдәм килде. Бик күп төзелеш, ремонт объектларында инде эшләр төгәлләнде, берничәсе исә тәмамлану алдында тора. Алга таба да планнарыбыз зурдан. Бу, әлбәттә, районның икътисади хәле тотрыклы булуның нәтиҗәсе. Бу сезнең, сезнең балаларыгызның, оныкларыгызның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе дигән сүз. Активлыгыгыз, район тормышына битараф булмаганыгыз, кырык эшегезне кырык якка ташлап җәмәгать эшләрендә катнашуыгыз өчен сезгә һәммәгезгә дә чиксез рәхмәт!» – диде Фаил Мисбахович. Өлкәннәр көне уңаеннан башлыкның Мактау грамотасы белән хезмәттә һәм авыл тормышында актив булган тукайлылар бүләкләнде. Менә алар, дәрәҗәле бүләккә ия булучылар – Әҗмәкәй җирлегеннән «Гигант» хуҗалыгында 48 ел механизатор булып эшләгән Фәйзелхак Солтанов, шушы ук предприятиедә 46 ел трактор йөрткән Рәшит Шәйдуллин, Бәткедән авыл хуҗалыгы тармагында 51 ел хезмәт куйган Василий Лысенков, Иске Абдулдан Сәйдәшев исемендәге предприятиедә 40 ел сыер сауган Кадрия Шәмсиева, Күзкәйдән «Ярыш» хуҗалыгында 48 ел хезмәт куйган Мансур Хәсәнов. Мактау грамоталарына мәгариф өлкәсе ветераннары да лаек булды. Круглое Поле поселогыннан 34 ел стажлы педагог, бүген дә «Голубой вагон» балалар бакчасында эшләүче Гөлсинә Фәссахова, шушы ук җирлектән 38 ел стажлы мөгаллим Светлана Мальцева бүләкләнде. Озак еллык намуслы хезмәтләре, бүген дә җәмәгать тормышында актив катнашулары өчен Түбән Суыксу авыл җирлегеннән Фирдәвес Шәемовка, Боерганнан Флүзә Сәлимовага Мактау грамоталары бирелде.
Круглое Поле поселогыннан Самат Гобәйдуллин, Мусабай Заводтан Мәскүрә Гыйльметдинова, шушы ук җирлектән Хәнифә Авзалова, Шилнәбаштан Нурзилә Бариева, Калмаштан Рәисә Шакирова, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүче Икълимә Гәрәева район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамлангач, кунаклар табын артында сыйланып, бер-берләре белән аралашып, концерт карап ял иттеләр. «Шундый чара әзерләп, безне зурлап чакырганнары, сыйлаганнары өчен район җитәкчеләренә зур рәхмәт», – диделәр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев