Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яңа Мусабайга беренче мәртәбә су керә

Авыл территорияләрен үстерү программасы нигезендә районга быел өстәмә финанслау нигезендә акча килде. Шул нисбәттән Түбән Суыксу авыл җирлегенә кергән Яңа Мусабай һәм Теләнче Тамак авылларында халыкны су белән тәэмин итү эшләре бара. Яңа Мусабайда исә, гомумән, әле бүгенге көнгә кадәр су кермәгән булган. Болардан кала, Мусабай Завод белән Мәләкәс авыл җирлекләрендә дә, «Авылда су белән тәэмин ителеш» программасы кысаларында зур күләмле эшләр башкарыла.

Мусабай Завод авылында «Авылда су белән тәэмин ителеш» программасы нигезендә реконструкция үткәрелде. Бу эшләр проект буенча ике ел дәвамында башкарылды. Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева әйткәнчә, төп эшләр узган елны башкарылган, ә быел калган бер урамның су торбалары алыштырылган. «Барлыгы өч километрдан артык торба сузылды, 49 кое куелды. Авылны су белән бер скважина, бер насос станциясе тәэмин итә. Санитар зона койма белән әйләндереп алынды», – диде Фәридә Әхмәтовна газета хәбәрчесенә.
Иске Җирекле белән Мәләкәс авылларына кадәр су торбалары җиткерү эшләренең гомуми күләме 20 миллионнан артык. Авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев әйткәнчә, җәй көннәрендә су басымы бик нык кими, шуңа күрә сусыз калган урамнар да була. Төзелеш эшләре тәмамлангач, әлеге проблема хәл ителергә тиеш. Проект ике елга сузыла. Быелга планлаштырылган эшләр инде төгәлләнгән. Барлыгы 3,5 километр су җиткерү торбасы куелырга тиеш, шуның 1,2 километрында инде, горизонталь казып, торбалар өчен футляр урнаштырылган.
Яңа Мусабай авылында барлыгы 340 хуҗалык. Суны биредә чишмәдән, яисә авылда урнаштырылган өч коедан алалар. «Соңгы 10-15 ел эчендә авыл нык үсте. Суга ихтыяҗ күптән бар иде инде. Чишмәгә суга килгән машиналарның чиратка басканын еш күрергә туры килә. Янгын куркынычсызлыгы ягыннан да һәрчак куркып тора идем, су алыр өчен Түбән Суыксуга килергә кирәк иде», – ди авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов. Бүгенге көндә Яңа Мусабайда күләмле эшләр инде төгәлләнгән. Авылда 9 километрга якын торба сузылачак, халыкны ике скважина, ике башня су белән тәэмин итеп торачак. «Авылга цивилизация керә инде. Хәзерге вакытта шушы ук Яңа Мусабайда югары тизлекле интернет, кабельле телевидение кертү бара», – дип Флер Гаязович, форсаттан файдаланып, башкарыла торган эшләрне санады. Авыл урман буенда бик матур урында урнашкан. Җәйге челләләрдә ут чыгу куркынычы бар. Су кертү барышында эшчеләр бирегә янгын сүндерү гидрантлары да урнаштырачак. Биредәге эшләр өчен республика бюджетыннан барлыгы 30 миллион сум акча тотыла.
Район җитәкчелеге соравы буенча Президент тарафыннан күрсәтелгән ярдәм кысаларында шушы ук программа буенча Теләнче Тамак авылында да зур күләмле эшләр башкарыла. «Авылда су торбалары бик искереп, тутыгып беткән иде. Әле бер урыныннан тишелеп чыга, әле икенче урыныннан. Кыш көннәрендә дә, чишмә булып, су бәреп торган вакытлар булды. Ремонт эшләренә суны өзеп торып, яңадан кушкач, краннардан сап-сары су ага. Шушы хәлне бетерү өчен авылда бүген барлык урамнарда эш бара», – дип авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов су мәсьәләсенең проблемага әйләнгәнлеген сөйләде. Республика бюджетыннан әлеге эшләр өчен 30 миллионнан артык акча бүлеп бирелгән. Проект буенча барлыгы 9 километр торба алыштырылырга тиеш. Бүгенге көндә инде 6 километры алыштырылып килә. Шулай ук ике скважина кую да күздә тотыла, дип белдерде Рамил Шәрипҗанович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев