25 октябрь 2018 яңалыклары
-
Мәңгелек йортыбызда күмәк өмә узды
Адәм баласының соңгы йорты – зират. Аның яныннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңге түгеллеген исенә төшерә һәм вафат булган әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кыла, үзенең кылган гамәлләре турында уйлана.
-
Пай җирләре: эшкәртеп файдалан, арендага бир, яки штраф түлә
Районда пай җирләрен, тиешенчә эшкәртмичә, ташландык хәлгә китергән хуҗалар бар. Соңгы елларда киң таралган тагын бер күренеш – җир хуҗасы үлеп китә, ә аның варислары бу җирне эшкәртү турында уйлап та карамый. Нәтиҗәдә, шаулап икмәк үсәсе урынны чүп үләне һәм агач-куак басып китә.
-
Музейда узган бер кич
Ильбухтино авылы музеенда җирле язучы, туган якны өйрәнүче Сергей Морозовның китабы тәкъдим ителде. Балалар hәм өлкәннәр үзләрен узган елларның кызыклы вакыйгалары атмосферасында хис иттеләр. Сергей Морозов аларга китабында тасвирланган тарихи күренешләр турында бик матур hәм мавыктыргыч итеп сөйләде.
-
Россиядә беренче электрон таможня Идел буе федераль округында ачылды
Тантана Халыкара таможня форумы-2018 кысаларында видеокүпер режимында узды.
-
Яңа Мусабайга беренче мәртәбә су керә
Авыл территорияләрен үстерү программасы нигезендә районга быел өстәмә финанслау нигезендә акча килде. Шул нисбәттән Түбән Суыксу авыл җирлегенә кергән Яңа Мусабай һәм Теләнче Тамак авылларында халыкны су белән тәэмин итү эшләре бара. Яңа Мусабайда исә, гомумән, әле бүгенге көнгә кадәр су кермәгән булган. Болардан кала, Мусабай Завод белән Мәләкәс авыл җирлекләрендә дә, «Авылда су белән тәэмин ителеш» программасы кысаларында зур күләмле эшләр башкарыла.
-
Инвесторларга яхшы шартлар тудырган өчен, Татарстан БМО премиясенә лаек булды
Россия төбәкләреннән Татарстанның гына мондый премиясе бар, диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
-
Укучылар дәүләт имтиханнары буенча әзерлекләрен сынап карый
Круглое Поле авылы һәм Яңа поселогы мәктәпләрендә районның 9 сыйныф укучылары төп hәм 11 сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары буенча белемнәрен сынап караячак. Сынаулар 22сеннән алып 31 октябрьгә кадәр барачак.
-
Бабайлар әйткән : “Әгәр беренче кар вак булса, кар тиз китмәс, җәй яңгырлы булыр, ашлык, печән яхшы уңар”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ