Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Музейда узган бер кич

Ильбухтино авылы музеенда җирле язучы, туган якны өйрәнүче Сергей Морозовның китабы тәкъдим ителде. Балалар hәм өлкәннәр үзләрен узган елларның кызыклы вакыйгалары атмосферасында хис иттеләр. Сергей Морозов аларга китабында тасвирланган тарихи күренешләр турында бик матур hәм мавыктыргыч итеп сөйләде.

Китапларда мәңгеләштерелгән вакыйгалар, өлкән буыннарны истә тоту, алар белән горурлану – халык өчен бик тә мөhим. Мондый төр чараларда яшьләрнең катнашуы, аларның туган яклары турында кызыксынуы hәм һәлак булган, әмма батырлыклары йөрәкләрдә мәңгегә саклана торган якташларыбызны искә алу – күркәм күренеш. Очрашулар ярдәмендә яшь буын вакытка буйсынмый торган мәңгелек төшенчәләр – батырлык, намус, абруй кебек сыйфатлар hәм үз халкы өчен гомерен дә корбан итәргә әзер булган кешеләр турында уйлана. Балаларыбызда кешелекле булу хисләрен – бурыч, кайгыртучанлык һәм мәрхәмәтлек кебек сыйфатларны тәрбияләсәк иде. Дөньябыз да яктырак, йөрәкләребездә дә игелек булыр.

Елена ПАЙМУЛЛИНА,
Ильбухтино авылы.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев