Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәңгелек йортыбызда күмәк өмә узды

Адәм баласының соңгы йорты – зират. Аның яныннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңге түгеллеген исенә төшерә һәм вафат булган әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кыла, үзенең кылган гамәлләре турында уйлана.

Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да шулай җыештырылган, кабер рәшәткәләре буялган, чәчәкләр утыртылган булырга тиеш. Моның савабы да әйтеп бетергесез зур.
Республикада, шулай ук район җирлегендә мәңгелек йортка карата булган игътибар көннән-көн арта бара. Халык тарафыннан да аларны төзекләндерү буенча күп эшләр башкарыла. Ел саен, бердәмләшеп, яз башында һәм көзләрен өмәләр ясау гадәте бар. Зиратлар кипкән үләннәрдән, корыган куаклардан чистартыла, яңа коймалар тотуда игелекле кешеләр ядәм итә. Үзара салым программасы белән дә күп эш башкарыла. Бер сүз белән әйткәндә, авылда яшәүче һәр кеше үз өлешен кертергә тырыша.
Сәет авылында да зират өмәсенә авылдашлар күп җыелды. Күмәк эш ике көн дәвам итте. Мәңгелек йортыбыз ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып тора, яшеллеккә күмелеп утыра. Башкарган эшләребездән, Аллаһка шөкер, күңелләребез дә тыныч булып калды.

Айсылу Габдрахманова, 
Сәет авылы.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X