Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пай җирләре: эшкәртеп файдалан, арендага бир, яки штраф түлә

Районда пай җирләрен, тиешенчә эшкәртмичә, ташландык хәлгә китергән хуҗалар бар. Соңгы елларда киң таралган тагын бер күренеш – җир хуҗасы үлеп китә, ә аның варислары бу җирне эшкәртү турында уйлап та карамый. Нәтиҗәдә, шаулап икмәк үсәсе урынны чүп үләне һәм агач-куак басып китә.

ТР Президенты йөкләмәсе буенча, авыл хуҗалыгы җирләренең барысы да файдалануда булырга тиеш. Россия Федерациясе Җир кодексының 42 нче маддәсе дә пай җиренең эшкәртелүен, туфракның тиешле тәртиптә тотылуын тәләп итә. Татарстан Хөкүмәте җитәкчелеге мондый җирләрне хәзер аеруча ныклы контрольдә тота. Ташландык хәлдә яткан җирләрне ачыклау һәм файдалануга тапшыру максатында Россельхознадзорның җир күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан җирдән һәм һавадан күзәтү уздырыла. Җирен максатчан файдаланмаган, анда алабута үсүгә юл куйган хуҗаларга – физик затларга 20 мең, юридик затларга 700 мең сумга кадәрле күләмдә штраф салачаклар.
Әйтик, шушы көннәрдә Россельхознадзорның җир күзәтчелеге инспекторлары, Таулык авылы янәшәсендә урнашкан эшкәртелмәгән пай җирләренә барып, бу биләмәләрнең торышын карады, ни өчен ташландык хәлгә җитү сәбәпләрен, ачыклады. Пай җирләренең хуҗаларына хокукый бозу факты буенча актлар төзелде.
Җир хуҗалары, закон нигезендә үз участокларында туфракны баетуны тәэмин итә торган ысуллар кулланып, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерергә тиешләр. Әгәр дә ул җирләр тиешенчә файдаланылмый яки бөтенләй файдаланылмый икән, бу җирләр суд тәртибендә мәҗбүри рәвештә кире дә алынырга мөмкин.
Шуңа күрә әгәр җирне эшкәртергә, яисә сатарга теләк булмаса, бу участокны арендага бирү отышлырак. Районда пай җирләрен эшкәртеп файдаланырга теләгән фермерлар һәм хуҗалыклар бар. Алар пай фондындагы авыл хуҗалыгы җирләрен ким дигәндә биш елга арендага ала. Бүгенге көндә, республиканың төрле районнарында килешү нигезендә пайчыга бер гектар җир өчен елга 500дән 1000 сумга кадәр акча бирелә. Ягъни, бер файдасыз яткырганчы, җир тәмен, җир кыйммәтен белгән кешегә тапшырып, үзеңә акчалата керем алып бару матди яктан да, икътисади яктан да үз-үзен аклый.
Шуны әйтергә кирәк, районда ташландык җирләрне эшкәртү, файдалануга кертү сәясәте күптәннән эшләп килә. Әйтик, Иштирәк авылы янәшәсендә урнашкан җирләрне «Миңнехузин», «Сәлимова» крестьян-фермер хуҗалыклары, «Биклән» җитештерү кооперативы сөреп эшкәртте, Ильбухтино авылы янәшәсендәгесен «Гигант» хуҗалыгы арендага алды. Таулык авылы тирәсендәге ташландык җирләрне эшкәртү эшен «Кама» агрофирмасы башлап җибәрде, алар 260 гектар җирне арендага алды. Гомумән алганда, бүгенге көндә районда күп еллар ташландык булып торган 5 мең гектар җир, сөрелеп, кулланышка кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев