Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районга почта хезмәткәрләре кирәк

Бүгенге көндә район почта бүлекчәләрендә кадрларга кытлык бар. «Якты юл»ның төп укучылары газетаны нәкъ менә почта аркылы подписка белән алдыра. Шуңа күрә бу сорау редакция коллективын да борчый. Абунәче яртыеллыкка язылып, үз хәләл акчасын чыгарып салган икән, ул газетаны вакытында укырга, район тормышы белән танышып барырга тели. Ә бит язылу бәясенең саллы өлеше нәкъ менә почта хезмәтенә туры килә.

Киләсе 2019 елның беренче яртысына газетага язылу бәясе артты. Ул 687 сум тәшкил итә. Шуның 308,40 сум өлеше генә каталог бәясе, ә калган 378,60 сумы элемтә хезмәте өчен куелган сумма. Шуңа күрә кайбер авыл җирлекләренең почтальоннарсыз калуы безне дә хафага салды. Озак еллар шушы өлкәдә хезмәт иткән алдынгы хезмәткәрләр, язылу кампаниясе вакытында актив эшләүче почтальоннар турында мәкаләләр газета битләрендә еш басыла. Шул ук вакытта эшләргә кешесез калган бүлекчәләр хакында да дәшми кала алмыйбыз. Бу проблеманы авыл җирлекләре башлыклары белән узган киңәшмәдә Яр Чаллы районара почтамт начальнигы Ирек Әгъләмов та күтәреп чыкты. «Почта бүлекчәсе хезмәткәрләрен сез хатлар, газета-журналлар ташучы, пенсия таратучы гына итеп кабул итмәгез, алар әле мәгълүмат җиткерүче дә, халыктан коммуналь хезмәтләр, салым акчаларын үткәрүче, шул рәвешле әлеге түләүләрне вакытында кабул итүне тәэмин итүчеләр дә», – диде Ирек Римович. Чыннан да, авыл җыеннары вакытында, күмәк өмәләрдә, референдумнарда өйдән бик чыгып йөри алмый торган өлкәннәргә мәгълүмат җиткерүдә почта хезмәткәрләренең өлеше зур. Шуларны истә тотып, Ирек Әгъләмов авыл җирлекләре башлыкларына үтенечен белдерде, эшли алырлык хезмәткәрләрне эзләүдә бергә тырышырга кирәклеген җиткерде.
Күзкәй авыл җирлеге почта бүлекчәсе бүгенге көндә бөтенләй кешесез калган. Бирегә җитәкче дә, хат ташучы да кирәк. Хакимияттә узган киңәшмәдән соң авыл җирлеге башлыгы үз тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Почтамт җитәкчесенең урынбасары Ирина Сойманова хәбәр иткәнчә, бүлекчә җитәкчесе вазифасына кандидатура бар. Бүгенге көндә аның резюмесы почтамт җитәкчелегендә карала. «Ул почтальон вазифасын да үзенә алырга ризалыгын белдерде. Эшкә алынган очракта ике айлык укулар узачак», – диде Ирина Викторовна. Укулар исә Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелә, һәм тулысынча бушка булачак, киресенчә, хезмәткәргә әле эш хакы түләнеп барачак.
Шулай ук Иштирәк авылы бүлекчәсенә почтальон эзләү буенча да җирлек башлыгыннан тәкъдим кергән. Болардан кала тагын Комсомолец поселогы һәм Новотроицкое, Калмия авылларына икешәр, Кече Шилнә, Боерган авылларына берешәр хезмәткәр кирәк. Эш хакына килгәндә, Ирек Римович әйткәнчә, планны үтәгән хезмәткәрләр яхшы акча ала. Мисал итеп ул Иске Абдул почта бүлекчәсен китерде. Биредәге хезмәткәрләрнең авыл халкы белән актив эшләвен билгеләп үтте Ирек Әгъләмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев