Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Участокта урнашкан электр баганасы аркасында гаилә урамда калырга мөмкин

Круглое Поле поселогында яшәүче Ахуновлар гаиләсе инде яздан бирле ут эчендә яши. 2013 елда төзегән өйләренең язмышы 19 июль көнне Татарстан Республикасының Югары судында билгеле булачак. Газета хәбәрчесе әлеге хәл турында мессенджерларда йөргән хәбәр аркылы белде. Без шушы йортның хуҗасы Фәния Ахунова белән элемтәгә кердек һәм әлеге ситуациягә ачыклык керттек.

Җир участогын гаилә шушы поселоктагы кеше кулыннан сатып алган була.
– Әлеге эшләр белән минем улым шөгыльләнде. Анда инде шул вакытта ук югары вольтлы электр линиясе баганасы торган булган. Улым аңа игътибар иткән, тик җир хуҗасы зыяны юк дип аңлаткач тынычланган. Шул елны ук өй җиткереп, көзгә инде без ирем белән анда күчендек тә. 2014 елның февралендә исә өйне рәсмиләштердек, – дип аңлата Фәния апа.
Кулларында өйгә дә, җиргә дә бөтен тиешле документлары бар. Тик 2018 елның март аенда суд, «Челтәрләр компаниясе» җәмгыяте шикаяте нигезендә, милек хуҗасыннан башка гына, бу йортны законсыз төзелгән дип танып, карар чыгара. Шулай итеп, Фәния Ахунова үзе яшәгән йортны үз хисабына сүтәргә тиеш була.
– Йортны рәсмиләштергәндә безгә бернинди дә каршылык булмады, – дип аптырый Фәния апа.
Шуңа күрә ул, юрист белән киңәшләшеп, үзе яши торган, бала-оныклар кайтып бергә җыела торган йортны саклап калу эшенә керешә.
– Йорт үз белдеклегең буенча гына төзелгән дип берничек тә санала алмый, – дип белдерә юрист Михаил Кайнов. – Моның законлы йорт икәнен исбатлый торган барлык документлар да кулыбызда бар. Шулай да йорт участогы территориясендә электр линиясе баганасы торырга тиеш түгеллеген дә аңлыйбыз. Электр челтәрләре компаниясенә без үзебез дә шикаять белән чыктык. Ләкин суд безнең файдага булмады. Хәзер, берничә инстанцияне узып, Югары судка барып җиттек, – диде юрист.
Хәзерге вакытта Ахуновлар гаиләсе «Челтәрләр компаниясе» белән уртак фикергә килеп, өйне саклап калырга, ә багананы участок территориясеннән читкә чыгарырга тели.
– Әгәр берәр нинди гадәттән тыш хәл чыга калса, югары вольтлы линиядә кыска ялганыш булып, безнең йортка шундук ут кабарга мөмкин, дип аңлатты безгә белгечләр. Әлбәттә, бу куркыныч. Тик йортны сүтеп урамда калып булмый, – ди Фәния Ахунова.
Челтәрләр компаниясе әлеге эшне йорт хуҗасы хисабына башкарырга әзер. Бу хезмәт өчен әүвәл 800 мең сум сораган булсалар, соңыннан сумма 420 мең сумга калган.
– «Яр Чаллы электр челтәрләре» җәмгыяте җитәкчелеге белән аңлашу бар, әлеге сумманы күтәрә алмыйбыз, аны киметү мөмкинлеге турында сорыйм. Безнең өчен гаять зур сумма бу. Мин аларны һич гаепләмим, шушы багананы участоктан читкә чыгарырга кирәк, сүз дә юк, – ди Фәния апа бәрәңге утыртылган җир участогында өйгә бик якын торучы баганага күрсәтеп.
Яр Чаллы шәһәре электр челтәрләренең 1нче категорияле юрисконсульты Алмаз Субаев әйткәнчә, «Челтәрләр компаниясе»нең максаты йортны сүтү, гаиләне торак урынсыз калдыру түгел, ә саклау зонасында урнашкан объектның куркынычсызлыгын тәэмин итү.
– Без милек хуҗасына килешү тәкъдим иттек. Алар электр линиясе баганасын читкә чыгару чыгымнарын капларга тиеш. Суд утырышына кадәр шушы тәкъдим буенча уртак фикергә килә алсак, судта без шикаятьтән баш тартачакбыз, – дип белдерде Алмаз Рамилевич.
Тик бу сумма пенсионер гаилә өчен күтәрә алмаслык зур. Фәния апа Ахунова «КАМАЗ» заводында машинист сәркатибе булып эшләгән. Бүгенге көндә лаеклы ялда булуына карамастан, һаман хәрәкәттә, дин дәресләре ала, үзе дә мәчеттә укыта. Хәләл җефете дә лаеклы ялда, хәзерге вакытта сәламәтлеге какшап тора.
– Шушы суд юлларында йөреп, үзем дә берничә тапкыр дәваханәдә ятып чыктым. Аллаһ насыйбы белән ярдәм кулы сузучылар табылды. Хәйрия фонды гаиләбезнең авыр хәлдә калганлыгын ишетеп, безгә булышырга алынды, – диде Фәния апа.
Яр Чаллы шәһәренең «Капелька» хәйрия фонды әлеге гаиләгә ярдәм итү йөзеннән махсус хисап оештырган.
– Ярдәм кирәк булганда кешеләр кая барып бәрелергә белмиләр, андый очракларда без һәрчак булышабыз. Фәния апага ярдәм йөзеннән акча җыю турында игълан иттек. Бүгенге көндә 100 мең сумга якын акча җыелды, – диде газета хәбәрчесенә акча җыю эшләрен җитәкләүче Рамазан Исаев.
Тупланасы сумма зур, әгәр газета укучылар арасында да Круглое Поле поселогында яшәүче Фәния Ахуновага ярдәм итәргә теләүчеләр булса, «Капелька» хәйрия фондына яисә турыдан-туры Фәния апаның үзенә мөрәҗәгать итә ала. Редакция хезмәткәрләре белән элемтәгә кереп, аларның телефон номерларын ала аласыз. Суд утырышына кадәр бер атнага якын гына вакыт калды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Круглое Поле Тукай районы