Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белоуска юл ачык

Кичә районда Кече Шилнә җирлегендәге Белоус авылына илтүче яңа асфальт юл ачылу тантанасы булды. Урман аша узучы бормалы әлеге юл 6 чакрымга сузылган. Юл салу өчен акча, 57 миллион сум, Татарстан Президенты ярдәме белән республика бюджетыннан бүлеп бирелде. Башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев билгеләп үткәнчә, көннән-көн үсә барган Тукай районының төзек юлларга мохтаҗлыгы бар. Шуңа күрә дә республика җитәкчелегенә шушындый ярдәм сорап хат белән чыкканнар.

Юл ачылу тантанасында төзелеш эшен башкарган «Главтатдортранс» оешмасының директоры Эдуард Данилов һәм подрядчы оешма «АвтоСтрой» җәмгыяте директоры Анатолий Ростилов катнашты. Юлны ачык дип билгеләгән символик юл билгесен әйләндерүдә исә Кече Шилнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гадел Даутов һәм шушы җирлекнең Белоус авылы буенча округының элеккеге депутаты Роман Ваганов та катнашты.
– Бу юлны без күптән көттек. Кайларга гына мөрәҗәгать итмәдек. Ниһаять, белоуслылар юллы булды. Озак көтсәк тә, төзелеш эшләрен бик тиз башкардылар. Хәзер исә Аллаһка шөкер, үзебезнең яңа юлыбыз булды, – диде газета хәбәрчесенә Кече Шилнә мәктәбе укытучысы, Белоус авылында яшәүче Вера Костромина. – Хәзер тагын бер теләк бар – Водозаборга илтүче юл да салынса, тагын да яхшы булыр иде. Дөрес, аны төзекләндерделәр, элек ул юлдан гел үтмәле түгел иде, балаларны шушы юлдан йөртәбез. Күңел һаман камиллеккә омтыла бит, шушы 2 километр юлны да ясасыннар иде, – дип Вера Александровна үз теләген җиткерде.
Роман Ваганов исә әлеге тантанага шулай ук район җитәкчелегенә булган сорауларын әйтү максаты белән дә килгән иде. Авыл җирлеге эчендәге юлларны ремонтлау турында сорады ул. Фаил Мисбахович бу юнәлештә эш дәвам итә, дип белдерде.
– Безнең максат мөмкин кадәр күбрәк күләмдә эш башкару түгел, ә финанс чыгымнары мөмкинлек биргән күләмдә мөмкин кадәр сыйфатлырак, халыкка озаграк хезмәт итәрлек юллар булдыру, – дип җавап бирде район җитәкчесе.
Районда барлыгы 88 торак пункт исәпләнә. Шуларның һәрберсенә күпмедер дәрәҗәдә юллар ремонты кирәк.
– Әлбәттә, без һәр елны республика программалары буенча юл төзелешенә бирелгән акчаларны үзебезнең җирлекләргә тотачакбыз. Ләкин бу гына җитми. Өстәмә акчалар җәлеп итү мөмкинлекләрен дә карыйбыз, – дип Фаил Камаев алдагы планнарын журналистлар белән белән дә уртаклашты.
Роман Ваганов, үз теләге белән депутатлыктан китү сәбәпле, Кече Шилнә җирлеге, Белоус авылы үсеше, аның проблемалары, иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнмәячәген белдерде газета хәбәрчесенә.
– Мин һөнәри юридик эшчәнлегемне дәвам итәм. Әлбәттә, авыл халкына кайбер мәсьәләләрне чишүдә ярдәм кирәк булса, миңа мөрәҗәгать итсәләр, үз ягымнан юридик сорауларда булыша алам. Ләкин иҗтимагый эшчәнлеккә инде мин катнаша алмыйм. Ә әлеге юл буенча без шикаятьләрне гозерләребезне моннан 7-8 ел элек башлаган идек. Ниһаять, халыкка юл булды, – диде Роман Николаевич.
Аерым шушы авыл җирлегенә килгәндә, «Восточный» микрорайонында вак таш түшәлеп, юл салына. Кече Шилнә күпереннән алып «Прибрежный» бакчачылык ширкәте борылышына кадәрге 2 километр юл ремонтланды. Киләсе елга исә «Зарековка» микрорайонында яктырткычлары һәм тротуары белән юл һәм күпер ремонтланачак. Олы Шилнә авылында 140 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы сафка басачак. Болар барысы да зур финанс чыгымнары һәм депутатлык корпусыннан, район җитәкчелегеннән активлык сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев