Керәшен Маҗыны авылы үзара салым акчасы бәрабәренә үсәргә ниятли
Картада бар, җирдә юк. Бу табышмакны Түбән Суыксу авыл җирлегенә кергән Керәшен Маҗыны авылы турында әйтеп булыр иде. Кайчандыр сулыгы, хәтфә болыны, искиткеч бай табигате, тырыш халкы белән шаулап-гөрләп яшәгән әлеге авылда бүгенге көндә бары дүрт гаилә яши. 1972 елда биредә янгын чыгып, өйләр бер-бер артлы янып бетә. «Янгыннан соң әтием белән бирегә килгәнемне хәтерлим. Бары тик мичләре генә утырып калган иде», – дип сөйли тумышы белән Яңа Мусабайдан булган авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов. Бүгенге көндә йортсыз калган Керәшен Маҗыны кешеләре Түбән Суыксуда аерым бер урам булып яши. Ләкин туган җирләрен кайгыртып торалар. «Алар үзара салым акчасын да бердәм актив түләп баралар, өмәләрдә теләп катнашалар», – дип Флер Гаязович безне, зират өмәсенә алып килеп, авыл халкы белән очраштырды.
100 меңлек материал өчен 20 мең түләнде
«Шушы авыл кешеләреннән быел 20 мең сум күләмендә үзара салым җыелды. Республика бу акчаны, үзеннән тагын дүрт өлеш өстәп, 100 мең итеп кайтарды. Шулай итеп, керәшен зиратын зурайтып, яңа койма белән әйләндереп алу өчен кирәкле материаллар алдык», – дип сөйләп барды юлда авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов. Әлбәттә, әлеге программаның отышлы икәнен аңлап алган авыл халкы бик теләп катнаша үзара салым җыюда. 20 мең сумга нинди генә материал ала алган булырлар иде әле. Баганалар утырту, койма кою, аны буяу эшләрен исә авыл халкы, өмә ясап, үзләре башкарды. «ТукайТеплогаз» җәмгыяте директоры Мөсәниф Ханов эретеп ябыштыру эшләрен башкару өчен генератор биреп торган. Җирлек депутаты Аркадий Логинов, халыкны өмәгә өндәп кенә калмыйча, үзе дә кулына эш кораллары алып чыккан. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче, ләкин тумышы белән Керәшен Маҗыны авылыннан булган Татьяна Иманова (Осипова) да күмәк эштән читтә калмаган.
– Кызым, әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз шушы зиратта ята бит, үзебез дә шушында киләсе, ничек катнашмыйсың инде өмәдә! Әлбәттә, киләбез! Бирегә килеп туганнарыбызның рухына дога кылабыз. Бу эшне башлап җибәрүчеләргә, оештыручыларга, материаллар кайтаручыларга зур рәхмәт! Гомерем буе металл кою заводында зарарлы цехта эшләдем, ирем белән алты бала үстердек. Бүгенге көндә 73 яшьтә, пенсия алып яшим. Авылга, зиратка дип акча җыйганда бер дә каршы килмим, күпме кирәк, шулай бирәм, Аллага шөкер, – ди Татьяна Александровна.
Авылга юл кирәк
– Маҗынлылар бик бердәм алар. Авылны яңадан торгызырга исәпләре бар. тик менә юл булмавы гына комачаулый. Плотинаны капиталь итеп ясатырга кирәк. Моңа үзара салым акчасы гына җитәрлек түгел. Шуңа күрә бу мәсьәлә белән район башлыгына да кердем. Фаил Камаевтан аңлау бар. Икенче көнне үк республикадан экологлар килеп карап киттеләр. Гидротехник корылма төзетү өчен проект ясау эшен тизләтергә куштылар, проект өчен 300 меңнән артык акча кирәк. Алдагы елда яхшы күперле булырбыз дигән ышаныч бар, – диде Флер Гаязович.
Керәшен Маҗыны авылындагы юлны ремонтлау киләсе елгы үзара салым программасына кергән. Озакламый референдум узачак. Үзара салым акчасын биредә 500 сумнан җыярга ниятлиләр. Күперле, юллы булгач, авылга яңадан кеше кайта башлар, өйләрен торгызыр, ди биредә яшәүчеләр.
Керәшен Маҗынында тыл ветераны яши
– Җирлектә актив, авыл тормышы белән битараф булмаган кешеләр бар. Алар сине килеп орышып та китәләр, мактап та куйган булалар. Василий Калинин менә шундыйлардан. Маҗын авылының чын патриоты ул. Бабасы биредә тора. Әтисе күптән түгел вафат булды. Үзе менә шәһәрдән бирегә кайтты, шушында әтисенең нигезендә өй торгыза башлады, – дип Флер Ихсанов безне Василий Григорьевич белән таныштырды.
– Авылыбыз табигате шундый матур бит. Чүп ыргыткан кешеләргә ачу килә. Шуңа күрә «Авыл советы кая карый?» дип Флер Гаязовичка киләм инде. Аннан соң бергә җыештырабыз. Шунсыз булмый, – ди депутат Василий Калинин.
Василийның эш сөючән нәселдән икәнлеген аның бабасы – тыл ветераны Василий Иванович Калинин белән сөйләшкәч аңладык. Шушы авылда туган, шушында үскән, шушында үз кулы белән үз йортын җиткергән ул. 1972 елгы янгын вакытында аларның өйләре сакланып калган, ул бүген дә шушы йортта яши. Икенче елга март аенда 90 яшен тутыра Василий дәдәй. Хатыны белән бергә дүрт бала үстергәннәр. Бүгенге көндә Василий Иванович 7 онык, 8 оныкчыкка кадерле бабай булып яши.
– Эштән куркып йоклап ятмадым мин! Ат караучы булып эшләгән вакытымда сугыш башланды. Шәп атларны сугышка алып киттеләр. Кайда нинди эш булды, берсеннән дә читләшмәдем. Авылның оста мич чыгаручысы да мин булдым. Ходайга шөкер, мактаулы идем, медальләр дә бик күп бирделәр, хәзер дә һәрвакыт хәлемне белешеп торалар, – ди Василий дәдәй.
Үзе бик җор телле, җиңел гәүдәле. Фотога төшерәбез дигәч, үзен матурларга да онытмый. Өстәлнең түр башына килеп утырып, оныкчыкларын чакырып алды. Сөйләшеп утырганда исә сүзенә туры китереп такмаклар әйтеп ала ул. «Яшь чагында бик чая булган безнең әтиебез», – ди аның турында кызы Мария.
Үзара салым акчасына юл төзекләндерергә ниятлиләр
– Менә шушындый кешеләр барында, үз туган җирләренә кайтып яшисе килгән маҗынлылар барында ничек тә авылны яшәтәсе, аны үстерәсе килә. Киләсе елга үзара салым акчасына биредә юл төзекләндерергә ниятлибез. Эш күләме зур булгач, салым суммасын да арттырдык. Республика шул акчаларны бишкә тапкырлап кире кайтаргач, ул яхшы гына сумма җыелачак, – дип Флер Гаязович җирлеккә кергән башка авылларда планлаштырылган эшләрне дә санап китте.
Авылның күпере, юлы булгач, халык яңадан үз җиренә кайта башлагач, билгеле, ихтыяҗ да үсәчәк – газы, чиста суы, башкасы... Билгеле, күләмле эшләрдә район, республика ярдәме кирәк булачак. Шулай да үзара салым программасы тормышка ашырылган вакытта әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга кирәклеген аңлый авыл халкы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев