17 октябрь 2018 яңалыклары
-
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен “Һөнәре буенча иң яхшы” бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Призлы урыннар өчен 10, 8, 6 мең сум күләмендә сертификат бирәләр.
-
Изгелек эшләре сандыгыннан матур сүз эзләделәр
Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә «Минем дөньяга күз сал» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Кешелеклелек темасына багышланган бу чарада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән интернат мәктәбе балалары, урта мәктәп укучылары, укытучылар, Мусабай Завод, Иске Дөреш, Яңа Бүләк авыллары китапханәчеләре, Теләнче-Тамак мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.
-
Татарстан Президенты Казан–Чаллы юлы турында: Бу Кама аша күпер кебек хыял иде
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның юл төзелеше буенча планнары зур һәм алар тормышка ашырылачак, дип ышандырды.
-
Монополиягә каршы хезмәт белгечләре республика районнарында эшмәкәрләр белән очраша Татарстан районнарында
Монополиягә каршы хезмәт органнарының гражданнар һәм эшмәкәрләр белән очрашуы җиде ел дәвамында үткәрелеп килә.
-
Керәшен Маҗыны авылы үзара салым акчасы бәрабәренә үсәргә ниятли
Картада бар, җирдә юк. Бу табышмакны Түбән Суыксу авыл җирлегенә кергән Керәшен Маҗыны авылы турында әйтеп булыр иде. Кайчандыр сулыгы, хәтфә болыны, искиткеч бай табигате, тырыш халкы белән шаулап-гөрләп яшәгән әлеге авылда бүгенге көндә бары дүрт гаилә яши. 1972 елда биредә янгын чыгып, өйләр бер-бер артлы янып бетә. «Янгыннан соң әтием белән бирегә килгәнемне хәтерлим. Бары тик мичләре генә утырып калган иде», – дип сөйли тумышы белән Яңа Мусабайдан булган авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов. Бүгенге көндә йортсыз калган Керәшен Маҗыны кешеләре Түбән Суыксуда аерым бер урам булып яши. Ләкин туган җирләрен кайгыртып торалар. «Алар үзара салым акчасын да бердәм актив түләп баралар, өмәләрдә теләп катнашалар», – дип Флер Гаязович безне, зират өмәсенә алып килеп, авыл халкы белән очраштырды.
-
Төзекләндерүдән соң М7 трассасында Казаннан Чаллыга кадәр булган юлның өч өлеше ачылды
Төзекләндерү эшләре 2014 елның маенда башланып, 2018 елның октябрендә төгәлләнде.
-
Вакантлы урын бар
Тукай муниципаль районы конкурс комиссиясе 18 октябрьдән башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары вакантлы урынына конкурс игълан итә.
-
Район көзге ярминкәләре гөрли: бәяләр түбән, сыйфат югары
Үткән шимбәдә Яр Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендә урнашкан «Төзүчеләр» стадионында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Әлеге көнне сату рәтләре буенча Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов йөреп чыкты һәм сатуда булган продукциянең төрлелеге, аларның бәяләре белән танышты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, ярминкә көнне 2 миллион 813 мең сумлык продукция сатылган.
-
Редакция хезмәткәре Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан редакция хезмәткәре Эльвира Абдуллинага район башлыгы Фаил Камаев тарафыннан Рәхмәт хаты тапшырылды.
-
Берьюлы өч кешегә атказанган хезмәткәр исеме бирелде
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырылган бәйрәм тантанасында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче өч тукайлыга – «Кама» агрофирмасының ХПК-2 бүлекчәсе җитәкчесе Равис Зәйнәшевкә, «Тукай азык-төлек корпорациясе» җәмгыятенең механизаторы Рафаиз Абдрахмановка, «Чаллы Бройлер» җәмгыятенең ветеринар санитары Гөлсем Җәләлетдиновага «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
-
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм тантанасы узды
Үткән шимбә көнне Яр Чаллы шәһәренең «Татарстан» кунакханәсендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм тантанасы узды.
-
Татарстанда “Россиянең бөек исемнәре” проекты буенча тавыш бирү башланды
Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы экспертлары “Казан” һәм “Бигеш” аэропортларына исем бирүдә күренекле якташларыбыздан 40 кандидатура сайлап алды.
-
Ничек яшисең, авыл?
Бездән дә нык сөенгән кеше булды микән?
-
Татарстан Президенты җырчы Ландыш Нигъмәтҗановага мактаулы исем бирде
Җырчы яраткан тыңлаучыларына, «Барс-Медиа» компаниясенә, Хөкүмәт җитәкчелегенә рәхмәт әйтә.
-
Бабайлар әйткән : “Беренче кар никадәр тизрәк яуса, кыш шулкадәр соңрак урнашыр”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ