Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ничек яшисең, авыл?

Бездән дә нык сөенгән кеше булды микән?

Безнең  авыл бик матур, төзек.Яңадан-яңа йортлар калкып чыга,ихата-кураларны заманча итеп төзиләр.Өйләребезгә су, газ кергән.Шәһәрдәгечә мәдәният йорты, көндез ятып дәвалана торган амбулаториябез бар,анда бай тәҗрибә туплаган медик лар  эшли.Ни әйтсәң дә, авыл картая, ә бүгенге өлкәннәребез сугыш чоры, аннан соңгы авырлакларда күп газаплар, мәхрүмлекләр күреп, авылны саклап калган кешеләр.Шуңа күрә больницабыз (без аны, элеккечә,шулай дип йөртәбез) бик кадерле, кирәк безгә. Күңел белән аны яңартуны,стационар итеп ачуларын көтәбез дә бит, бәлки әле ул көн дә килер.Югыйсә, дәва чаралары узганнан соң күрше авылдан килә торган авырулар юлга чыгып, узучы машина көтәләр.Алай иткәч, дәваның файдасы да аздыр.Тик хат язырга алынуымның максаты башка иде әле.Боларны больницасыз яши алмганга, сүз уңаенда гына әйттем.

  Авылыбыз зур, алты урамнан тора.Шуның бишесенә каты өслек җәелгән:бетон яки асфальт белән капланган. Безнең, икенче урам гына бетонланмаган, чокыр –чакырлардан тора, машина белән йөрерлек тә түгел  иде.Ә безгә, көн аралаш юлга чыга торган кешеләргә бу өстәмә кыенлык тудыра.Хикмәт шунда,без көн аралаш шәһәргә, дәваланырга барып йөрибез.

Реклама

  Колхозыбыз  таралмады, бөтенлеген саклады,шөкер.” Ярыш” дигән исеме дә үзгәрмәде, “фамилиясе” генә башка—акционерлык  җәмгыяте дип йөртәләр.Минем ирем Фаяз Кашапов  гомере буе шушы хуҗалыкта шофер булып эшләде.Яше тулу белән дә туктамады әле.Тик менә каты авыру аны урынга екты—бөерләре эшләми.Без менә алты ел инде  икәүләшеп  Чаллыга больницага кан алмаштырырга (гимодиализга) йөрибез.Өйдә чыгып, машинага утыргач, сикәлтәле, чокыр-чакырлы урамны узганда,Фаязга зыяны килер дип котым оча иде.Ахыр чиктә, урам башындагы тыкырыктан  бетонлы юлга чыгып, әйләнеч юлдан бара торган булдык.Быел җәй урамыбызга юл төзүчеләр килеп төшкәч, бездән дә ныграк шатланган  кеше  булды микән.Шул кадәре тиз эшләделәр, хәзер безнең урам әллә кайдан “көлеп” тора.Аны таш җәеп киңәйттеләр, тип-тигез итеп асфальтладылар. Кайгыртучанлыклары, авылны төзекләндерүгә биргән зур игътибарлары өчен авыл җирлеге, район хакимияте җитәкчелегенә нинди рәхмәтләр укысак та аз булыр.

  Хәлимә һәм Фаяз Кашаповлар, Күзкәй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X