Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Район көзге ярминкәләре гөрли: бәяләр түбән, сыйфат югары

Үткән шимбәдә Яр Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендә урнашкан «Төзүчеләр» стадионында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Әлеге көнне сату рәтләре буенча Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов йөреп чыкты һәм сатуда булган продукциянең төрлелеге, аларның бәяләре белән танышты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, ярминкә көнне 2 миллион 813 мең сумлык продукция сатылган.

Шимбә көнне без, редакция хезмәтләрләре, үзебез дә ярминкәгә чыгып, сатуда булган продукцияне карап уздык. Рәтләр буенча йөргәндә продукциянең муллылыгыннан күзләр камаша. Сөт, бал, сыр, казылык, йомырка, май, ит, төрле яшелчәләр, җиләк-җимеш, кышка җылы итекләр, шәлләр... Һичшиксез, җаның теләгән, төрле кесәгә ярашлы булган продукциянең барысы да бар. Әмма, әллә инде кышка таба барган иртәнге көзге салкынчалык комачаулады, әллә шимбә көнне бераз йоклап алу теләге көчлерәк булды, халык агылып килде дип әйтерлек түгел иде.
Шулай да, ыгы-зыгы урыннары булды. Бу – йомырка сатучылар янәшәсендә иде. Халык хәтта озын чиратка тезелде. Бәясе дә кызыктыргыч шул – сатучылар авыл йомыркасының 10 данәсен бары 55 сумнан тәкъдим иттеләр. Шул ук өстәлдә бытбылдык (перепелка) йомыркалары да бар иде. Бәясе – 20 данәсе нибары 50 сум гына.
Ярминкәнең тагын бер күпләп халык җыелган урыны – бәрәңге сату мәйданчыгы булды. «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре экологик чиста, түп-түгәрәк бәрәңгенең килосын 9 сумнан саттылар. Бер сәгать эчендә шыгърым тулы йөк арбасының яртысы сатылып бетте дирлек.
Ярминкәдә Калмаш, Шилнәбаш, Кнәз, Сәмәкәй авыл җирлекләре тарафыннан шәһәр һәм авыл халкы өчен төрле продукция һәм көз тематикасына кулдан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмә хозурлану өчен генә түгел, теләгән кеше сатып та ала алды. Әйтик, Сәмәкәй авыл җирлеге өстәлендәге индоутка түшкәләре игътибарны җәлеп итте. Чиста, ап-ак түшкәләрнең килограммын 400 сумнан алырга була иде.
Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы тәкъдим ителде. Ярминкәгә килүчеләр теләгән продукцияне арзан бәядән генә сатып алып калмадылар, купшы яулыклар бәйләгән ханымнарга кушылып җырлап та, гармун моңнарына бирелеп биеп тә алдылар.
Сүз уңаеннан, шимбә көнне Яр Чаллы шәһәренең «Татарстан» кунакханәсендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне тантанасында Яр Чаллы шәһәренең башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин үз чыгышында авыл хуҗалыгы ярминкәләре турында да сүз әйтте. Ринат Азһәрович сүзләренчә, киләсе елга авыл хуҗалыгы ярминкәләре өчен 4 гектарлы мәйданда махсус урын биреләчәк. Биредә сәүдә урыннары булдырылачак, сатучылар өчен дә, сатып алучылар өчен дә бар уңайлыклар тәэмин ителәчәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X