Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изгелек эшләре сандыгыннан матур сүз эзләделәр

Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә «Минем дөньяга күз сал» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Кешелеклелек темасына багышланган бу чарада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән интернат мәктәбе балалары, урта мәктәп укучылары, укытучылар, Мусабай Завод, Иске Дөреш, Яңа Бүләк авыллары китапханәчеләре, Теләнче-Тамак мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.

Нәрсә ул кешелеклелек? Аны ничек танып белергә соң? Бу һәм башка сорауларга җавапларны классик язучылар әсәрләреннән, бөек кешеләрнең цитаталарыннан, әйтемнәрдән табарга тырышты балалар. Алар «Изгелек эшләре» сандыгыннан матур сүзләр табып, моңсуланган кояшка ямьләнергә ярдәм иттеләр. Яхшылык белән начарлыкны аерыр өчен балаларга Н.Носовның «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» әкиятенә анализ ясалды. Бу әкиятнең курчак театры урта мәктәп укучылары тарафыннан тамашачыларга күрсәтелде. Кечкенә китаплар ясау буенча мастер-класс та узды. Бу китапчыкларга балалар яхшы гамәлләр турындагы шигырьләр тупладылар. Дөньяда яхшылык кына кылырга өндәгән әлеге чара бик үзенчәлекле булды, дип хәбәр итә Теләнче-Тамак авылыннан баш китапханәче Рамилә Сәгъдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев