Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Җирле депутатларны сайладык

Якшәмбе көнне районның 10 авылында 11 округ буенча җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар узды. Сайлау алды кампаниясе барышында барлыгы 30 кандидаттан гариза кергән иде. Шуларның 28е сайлауларда катнашты. Территориаль сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, тукайлыларның 53 проценты үзләре теләгән кандидатка тавыш бирде. Шулай итеп, бүгенге көндә авыл җирлекләре советлары депутатлык корпусы тулы составта эшли, мөһим карарлар кабул итә ала.

Мәләкәс авылының 2651нче сайлау участогында барлыгы 211 сайлаучы теркәлгән. Шуларның 94 процентка якыны гражданлык хокукларыннан файдаланды. Сайлау участогына иң беренче Людмила Адамова килде. «Мин үзем һәрвакыт сайлау комиссиясендә эшләдем. Бу – мин бары тик сайлаучы гына буларак катнаша торган беренче сайлау», – диде Людмила Николаевна. Үзе дә мәдәният йорты хезмәткәре булганга, тавыш бирү бурычын үтәгәч тә әле китәргә ашыкмады ул. «Бәлки комиссиянең яшь белгечләренә киңәш кирәк булыр», – диде елмаеп.
Авыл җирлеге депутатларын сайлауның никадәр мөһим вакыйга икәнен билгеләп, 78 яшьлек Николай Евграпов болай диде: «Мин Мәләкәс авылында тудым, үстем, тормыш кордым, биредә гомер сөрәм. Шуңа күрә әле бер генә сайлауны да калдырганым юк. Алай гына да түгел, авылдагы һәр чарада катнашам, җырлыйм, биим, мәдәният хезмәткәрләреннән бер дә кимен куймыйм. Сайлауларга бармый калуны мин, гомумән, авыл язмышына битараф карау дип уйлыйм», – диде гомере буе игенчелектә хезмәт куйган Николай Федорович.
Сайлау кампаниясендә катнашучы һәр хезмәткәр махсус укулар узды. Бердәм сайлау көнне алар тарафыннан бернинди хокук бозу очрагы да теркәлмәде. Һәр сайлау участогында полиция хезмәткәрләре, күзәтүчеләр эшләде. Кече Шилнә авыл җирлегенә Дәүләт Советы депутаты, Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Татарстан региональ бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов та килде һәм биредәге сайлау участокларында йөреп, сайлау барышы белән танышты. Биредә Кече Шилнә, Олы Шилнә, Белоус һәм Ильбухтино авылларында биш сайлау округы буенча депутатлар сайланды. 2647нче сайлау участогында барлыгы 485 сайлаучы теркәлгән иде. Шуларның алтысы – әле яңа гына 18 яшьләрен тутырып, сайлауларда беренче мәртәбә катнашучы егет-кызлар. Ә район күләмендә барлыгы 27 яшүсмер беренче тапкыр кулларына сайлау бюллетене алып, үз авыл җирлеге сәясәтенең мөһим вакыйгасында катнашты. Алар сайлау көнне махсус бүләккә ия булды.
Авыл җирлекләре буенча карасак, сайлауларда иң актив катнашучылар Иске Дөрештә булды. Биредә барлык халыкның 98 процентка якыны тавыш бирде. Ә иң пассивлар – Кече Шилнәдә. 2нче сайлау округында 17 процентка якын халык кына гражданлык бурычыннан файдаланган.
Сайлауларда катнашкан кандидатларның күпме тавыш җыйганлыклары турында тулырак газетаның 2нче битеннән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев