Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Белем иленә сәяхәтнең яңа сукмагына аяк бастылар

1 сентябрь – Белем бәйрәме көнне укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, Белем иленә сәяхәтнең тагын бер сукмагына аяк бастылар. Беренче сыйныфка керүчеләр өчен ул, әлбәттә, аеруча күңелле вакыйга. Бигрәк тә аларның әти-әниләренең күңелендә шушы кояшлы көн мәңге уелып калачак. Ә сыйныф җитәкчеләре алдында исә балалыктан чыгарга өлгермәгән, мәктәп белән бакчаның аермасын бары тик китап-дәфтәр тутырылган портфель дип кенә күз алдына китергән, укытучы апаларына самими күзләре белән төбәлгән укучыларны белем дөньясының никадәр мавыктыргыч һәм тормыш өчен кирәкле икәнен төшендерү бурычы тора.

Яңа поселогына быел беренче сыйныфка 26 укучы керде. Биредәге бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, «Гигант» авыл хуҗалыгы җәмгыяте башлыгы Риф Имамов катнашты. Поселок мәктәбе директоры Булат Мәхмүтов әйткәнчә, 11 сыйныфны тәмамлаган 8 укучының барысы да югары уку йортларына укырга кергәннәр. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Айгөл Нуретдинова исә булачак һөнәрен сәламәтлек саклау белән бәйләгән – ул бүгенге көндә медицина академиясендә белем ала. Ә 9 сыйныфны тәмамлаган 22 укучының 7се укуларын мәктәптә дәвам итә, калган 15е һөнәри уку йортларына кергән. Тантаналы линейкада Булат Габбасович шулай ук лаеклы ялга чыккан мөгаллимнәрне искә алып, аларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Мәктәпкә әле быел гына эшләргә килгән дүрт яшь белгечнең дә исемнәрен атап, хезмәтләрендә уңышлар теләде. Фаил Камаев мәктәп коллективына, бәйрәмгә җыелган әти-әниләргә заманча белемле шәхес тәрбияләүнең бүгенге көн таләбе икәнен искәртте. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит», «Үз мәктәбеңә ярдәм ит» акцияләрендә катнашкан җитәкчеләргә рәхмәт әйтте. «Гигант» хуҗалыгы Яңа поселогы мәктәбенең төрле чараларында катнашып, үзеннән саллы гына ярдәм күрсәтеп килә. Быел да Риф Имамов тарафыннан 80 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Риф Хәнифович шулай ук җәй буе хуҗалыкта эшләгән укучыларга акчалата премия дә тапшырды һәм алдагы җәйге ялда да үзләрендә эшкә көтеп калуын белдерде.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, тукайлыларны Белем көне белән котлап, укуның әһәмиятен билгеләде. «Белем алуны агымга каршы йөзү белән тиңләргә була. Укудан туктап торасың икән, агым сине шундук үзе белән кире якка алып китә. Шуңа күрә, тормыш белән бергә атлыйм дисәң, һәрвакыт үз өстеңдә эшләргә кирәк», – диде Эдуард Яфасович.
Район башкарма комитеты җитәкчесе шулай ук Мәләкәс авылы Белем көнендә дә катнашты. Ике мәктәпкә дә эштә куллану өчен яңа принтер бүләк итте.
Белем бирү учреждениеләренә, аларда белем һәм тәрбия алучы балаларга яңа уку елында да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев