Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутат мандатына кандидатлыкка кандидатлар халык алдында сынау тотты

Узган атнада алдан сайлауларга чыгарылучы кандидатлар халык белән очрашты. Мәләкәс авыл җирлегендә алдан тавыш бирү җомга көнне үткәрелде. Очрашуда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Гыйниятуллина, сәяси партиянең агитация-пропаганда бүлеге җитәкчесе Виктор Затеев, Тукай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров, партиянең район бүлеге секретаре вазифаларын башкаручы Резедә Сафина һәм алдан тавыш бирү кандидатлары катнашты.

Кандидатлар алфавит тәртибендә трибунага чыгып, халыкка үзләре турында сөйләде, авыл җирлеге үсешенең әһәмиятле якларын, проблемаларын билгеләп үтте.
Мәләкәс урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Юрий Васильев үзенең чыгышында, аерым алганда, яшьләр мәсьәләсенә тукталды. Мәктәп эшчәнлеге, шулай ук районның яшьләр парламентында эшләү Юрий Павловичка бу өлкәдә үзенең шәхси карашын, үсеш стратегиясен билгеләргә мөмкинлек биргән. «Бүгенге көндә безнең яшьләребез җәмәгать эшләрендә актив катнашмый, аларны кызыксындырырга, активлаштырырга кирәк. Әлбәттә, кулга байрак күтәреп, әйдәгез, киттек, дип түгел, ә аларны җәмәгатьчелек эшләренә җәлеп итеп, аларга өстәмә шөгыль тудырып. Мәсәлән, авылга спорт мәйданчыгы кирәк», – диде кандидат. Ә депутат булу аңа, өстәмә административ ресурс биреп, шушы һәм башка бурычларны чишүдә ярдәм итәчәк.
Икенче булып район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев чыгыш ясады. Мәләкәслеләр Фаил Мисбахович белән мондый форматта инде икенче тапкыр очраша. Беренче тапкыр ул авыл җыены вакытында райондашлары алдында чыгыш ясаган иде. Кандидат башлыча авыл хуҗалыгы проблемаларына тукталды. «Мәләкәс авылы гомергә авыл хуҗалыгы җирлеге булган. Тик бүгенге көндә күп биләмәләр эшкәртелмичә ята. Моның сәбәбе дә сер түгел, ул җирләр шәхси милектә», – диде Фаил Камаев. Ә яшьләрне авылда калдыру, авылны яшәү генә түгел, ә эшләү урыны да итү өчен республика программаларыннан актив һәм нәтиҗәле файдаланырга, яшьләр өчен уку йортлары булдырырга кирәклеген әйтте. «Борды авылында автомеханика техникумының филиалын ачу турында Мәгариф министрлыгы белән сөйләшүләр алып барыла. Һәм бу өлкәдә үзара аңлашуга да килдек», – дип белдерде кандидат. Шулай ук газлаштыру буенча төзелгән килешүләр, нефть компанияләреннән районга 150 миллионга якын акча алу хакында да мәгълүмат җиткерде.
Чираттагы кандидатлыкка кандидат – Тукай районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ришат Мөбарәкҗанов бүгенге көндә югары белем алган уку йортында аспирантурада укый, кандидатлык диссертациясен якларга җыена. Спорт өлкәсендә инде ул, берничә вазифада эшләп, үз яшенә карата шактый гына тәҗрибә туплаган яшь белгеч. «Һәр башланган эшнең уңышлы тәмамлануы ул, әлбәттә, бердәм көчтән, бердәм тырышлыктан тора. Депутатлык корпусы белән фикерләшеп хезмәт иткәндә алга куйган бурычларга ирешеп була», – дип белдерде Ришат Булатович. Кандидат чыгышында гомумән районның, ә бу очракта шушы Мәләкәс авылының яшьләрен спортка тарту, сәламәт яшәү рәвеше аша җәмәгать эшләренә җәлеп итү турында сөйләде.
Алдан тавыш бирергә тиешле сайлаучыларның һәрберсенә бер мандатлы 4нче сайлау округына чакыру кәгазьләре таратылган булган. Мәләкәс авылындагы алдан сайлауларда Фаил Камаев кандидатурасы иң күп тавыш җыюга иреште. Шулай итеп, «Бердәм Россия» партиясе нәкъ шушы кандидатны Бердәм сайлау көненә – 9 сентябрьгә сайлауларга чыгарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев