Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белем көненә кадәр 85 балага портфельләр тапшырылды

«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында Тукай районында 163 мең сум акча җыелды. Ел саен яңа уку елы башланыр алдыннан уздырыла торган чарада быел хакимият хезмәткәрләре дә катнашты. Матди ярдәмне шулай ук «Тукайтеплогаз», «Ярыш», «ТМИМ», «Татарстан коммуналь челтәрләре», «Чаллы яшелчәсе+», «Тукай водоканал», «Гигант», Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинаты, «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалык, Миңнеханов, Вилданов фермер хуҗалыклары, «Ирек» җитештерү кооперативы һәм Зөфәр Хөсәенов күрсәтте.

Мәктәп кирәк-яраклары белән барлыгы 85 портфель әзерләнеп, алар беренче сыйныфка баручы малай-кызларга тапшырылды. Быел әлеге чара Белем көненә кадәр – мәктәпкә әзерлек чорында үткәрелде.
Сәмәкәй авылында быел 6 укучы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Биредә күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче өч балага портфельләр тапшырылды. Аларны булачак сыйныф җитәкчеләре Фәридә Галләмова каршы алды. Ул 1980 елдан бирле шушы мәктәптә укыта. Инде ничә буынны башлангыч белемнән урта белемгә озатып чыгарган. Быел да менә тугызынчы сыйныфны тәмамлап чыгып киткән биш укучыга алмашка алты сабый килә. Мәктәптә быел 46 укучы белем алачак. «Авылга күчеп кайткан гаиләләр бар, шулай ук авыл яшьләре дә биредә төпләнеп, гаилә корып, балаларын үз мәктәпләрендә укыталар. 46 баланың һәрберсе күз уңында, хезмәт тәрбиясе дә, әхлак тәрбиясе дә бара. Хәләл ризык белән көненә ике тапкыр ашатабыз. Уку, аң-белемне үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар», – ди мәктәп директоры Миргасыйм Галимҗанов.
Районның башка мәктәпләрендә дә шушы акция кысаларында портфельләр тапшырылды. Әлеге чаралардан фоторепартажларны сез газетаның рәсми сайтыннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев