4 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Татар теле укытучыларының күпчелеге яңа уку елыннан рус теле һәм әдәбияты предметы укыта
Эш сәгатьләре кыскарган тел укытучылары профессиональ белем күтәрү программасы буенча укыган.
-
Татарстанда 2,4 мең гектар мәйданда урманнарны яңарттылар
1,8 мең гектар мәйданга яшь агачлар утыртылган.
-
Зират коймаларын буядык
Татар халкы һәрвакыт үзенең гореф-гадәтләренә, йолаларына тугры булып яши. Алар безгә ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар, шуңа күрә безне Ислам диненә тоташтырып торучы, мөселман булуыбызны оныттырмаучы гаять әһәмиятле дини йолаларыбызны онытмаска, сакларга, буыннан-буынга җиткерергә иде.
-
Белем көненә кадәр 85 балага портфельләр тапшырылды
«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында Тукай районында 163 мең сум акча җыелды. Ел саен яңа уку елы башланыр алдыннан уздырыла торган чарада быел хакимият хезмәткәрләре дә катнашты. Матди ярдәмне шулай ук «Тукайтеплогаз», «Ярыш», «ТМИМ», «Татарстан коммуналь челтәрләре», «Чаллы яшелчәсе+», «Тукай водоканал», «Гигант», Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинаты, «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалык, Миңнеханов, Вилданов фермер хуҗалыклары, «Ирек» җитештерү кооперативы һәм Зөфәр Хөсәенов күрсәтте.
-
Эльмира Зарипова алимент түләмәгән өчен җәзалар турында сөйләде
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры алимент түләттерү буенча мөрәҗәгать итү тәртибен аңлатты.
-
Дәүләт пошлинасын Интернеттан түләгез
Республиканың җәмәгать судьялары караган эшләр буенча дәүләт пошлиналарын хәзер электрон юл белән дә түләргә була.
-
Татарстан китап нәшрияты иң күп сатыла торган китап исемнәрен атады
“Яхшы сатыла торган китапларның 70 проценты – балалар китаплары”, - диде Илдар Сәгъдәтшин.
-
Ир-атны укучы баланы көчләгән өчен ирегеннән мәхрүм иттеләр
28 яшьлек ир-ат “Көчләү” һәм “Торакның кагылгысызлыгын бозу” маддәләре буенча гаепле дип табылган.
-
Россиядә үзгәрүчән юл билгеләре куячаклар
Электрон билгеләр автомагистральләр һәм тизйөрешле юлларда булачак.
-
Бабайлар әйткән : “Суган кабыгы калын булса, кыш салкын була”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ