Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ир-атны укучы баланы көчләгән өчен ирегеннән мәхрүм иттеләр

28 яшьлек ир-ат “Көчләү” һәм “Торакның кагылгысызлыгын бозу” маддәләре буенча гаепле дип табылган.

Казанда яшәүче ир-ат укучы баланы көчләгән өчен 8,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Екатерина Гудкова хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, 2017 елның мартыннан июленә кадәр 28 яшьлек ир-ат әти-әнисенең дусларында даими кунарга калган. Ул фатир хуҗасының 15 яшьлек кызына үтерү белән янап, көчләү гамәлләре кылган. Судта көчләүнең биш очрагы исбатланган.

Моннан тыш, узган елның сентябрендә бу ир-ат хуҗабикә рөхсәтеннән башка аның фатирына кергән.

Суд казанлыны “Көчләү” һәм “Торакның кагылгысызлыгын бозу” маддәләре буенча гаепле дип таныган. Якындагы 8, 5 елда ир-ат каты режимлы колониядә булачак. Хөкем ителүче үз гаебен танымаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев