Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда бүген якынча миллиард сумга төзелеш эшләре башкарыла

Ел саен билгеләп үтелә торган Төзүчеләр көненең нәкъ менә август аена туры килүе очраклы түгелдер. Төзелеш эшләренең төгәлләнү этабына кергән чорда әлеге һөнәр ияләре, бер ял алып, күпмедер күләмдә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясый, хезмәт алдынгыларын барлый һәм алга план, бурычлар билгели. Ә Төзүчеләр көне исә 1956 елдан үткәрелә башлаган. Сугыштан соңгы үсү чорында халык өчен яшәү урыннарына кытлык үзен сиздерә башлый. Нәкъ шушы чорда торак төзелеше киң колач җәя һәм иң кирәкле һөнәр иясе булып төзүче санала башлый.  Быелгы Төзүчеләр көнен Тукай районы нинди максатлар белән каршылый, нинди объектларда эш бара – бу турыда без башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илсөяр Абзаловадан сорадык.

Районда быел бик күп объектларда төзелеш һәм ремонт эшләре бара. Әлбәттә, монда районның һәр ел республика программаларында актив катнашуын билгеләп үтәргә кирәк. Мәгариф объектларына, күпфатирлы йортларга, мәдәният учреждениеләренә капиталь ремонт, фельдшер-акушерлык пунктларын төзү, авыл җирлекләрендә спорт мәйданчыклары, парклар, скверлар ачылу – боларны инде без бүгенге көндә гадәти күренеш кебек кабул итәбез. Болар өстенә әле тагын авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан башкарыла торган республика программалары өстәлә. Алай гына да түгел, районның үсеш ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен төзелеш тармагына химаячеләрнең көче дә җәлеп ителә. Һәр объектны күз уңында тотып, һәрберсен сыйфат, срок ягыннан тикшереп тору – зур җаваплылык һәм хезмәткә таләпчәнлек сорый.

– Илсөяр Хәйдәровна, театрны гардеробтан башлана диләр, ә төзелеш нәрсәдән башлана?

– Барысы да ихтыяҗдан туа. Төзелеш документ, проект-эзләнү эшләреннән, графиктан башлана. 

– Сез ни өчен нәкъ төзүче һөнәрен сайладыгыз?

– Уку йортын тәмамлаганнан бирле төзелеш өлкәсендә эшлим. Бу һөнәр яңаруга юнәлгән. Җир йөзендә һәрнәрсә сакчыл карашка, яңартылуга мохтаҗ. Төзүче дә яңаруга омтыла, кешеләрне торак, эш урыннары белән тәэмин итә, балалар бакчалары, уку йортлары сала. 

– Нинди төзүче һөнәре аеруча кирәкле?

– Төзелештә һәр һөнәр иясе кирәк. Проект ясаучыдан алып, ташчы, бетон салучыларга кадәр. Инженерлар, архитекторлар, балта осталары – үз эшенең остасы булган белгечләрнең барысына да ихтыяҗ зур.

– Быел районда республика тарафыннан финанслана торган нинди эшләр башкарыла?

– Республика программаларының барысында да катнашабыз дисәм дә хата булмас. Аерым алганда, мәгариф өлкәсендә быел Түбән Суыксу авылы «Ак каен» балалар бакчасы ремонтына 13 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Яшьләр эшләре һәм спорт өлкәсен алсак, Теләнче Тамак авылында 2,4 миллион сумга «Яшүсмерләр клубы» ремонтланды. Универсаль спорт мәйданчыклары узган елны Комсомолец поселогы белән Бәтке авылында төзелгән иде, быел исә Сәмәкәй авылында шушындый объект сафка баса. Районда беренче йөзү бассейны сафка басты. Бу Круглое Поле поселогы халкы өчен генә түгел, район күләмендә мөһим объект. Иске Җирекле авылында күптән көтелгән, 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә. Иске Дөрештә «Балкыш» лагере урнашачак мәктәп бинасында капиталь ремонт эшләре бара.
Мәдәният өлкәсен карасак, узган ел Борды авылы мәдәният сараена капиталь ремонт ясалса, быел Иске Абдулда зур эшләр башкарыла. Тиздән биредәге музей һәм мәдәният йорты тантаналы итеп ачылачак.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә күптән көтелгән эш башкарыла – 100 миллионнан артыграк сумга үзәк район дәваханәсенең поликлиника һәм хатын-кызлар консультациясенә капиталь ремонт ясала. ФАП төзү программасы кысаларында районда Иске Гәрдәле авылында төзелеш башланды. Әлеге программа буенча сафка баскан унынчы объект булачак бу.
Агымдагы елның капремонт планына күпфатирлы 11 йорт кертелгән. 
«Чиста су» программасы кысаларында Иске Җирекле белән Мәләкәс авылларына су торбалары сузу һәм Мусабай Завод авылында су белән тәэмин итү челтәрен төзекләндерү эшләре бара. Республика бюджетыннан өстәмә 100 миллион сум алуга ирештек. Бу акчаларга Яңа Мусабай, Теләнче Тамак авылларында, Комсомолец поселогында эшләр башкарылачак.
Иҗтимагый киңлекләр программасында узган ел Новотроицкое авылы паркы ачылды. Быел Иске Җирекледә парк төзелә. Мусабай Завод авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында капремонт бара. Район архив бүлеге дә бүгенге көндә ремонтланды.
Юлларны норматив хәлгә китерү программасы кысаларында 60 миллион сумга эшләр башкарыла. Белоус авылына илтүче юлны салуга 57 миллион сум акча каралган. Иске Дөреш авылында «Балкыш» лагерена баручы юл төзекләндерелә. Олы Шилнә авылындагы Зарековка микрорайоны юлына проект төзелә.

– Авыл хуҗалыгы районы буларак, бу тармакта төзелеш, ремонт эшләре барамы?

– Әлбәттә. Бу өлкәдә дә күп эшләр бара. Сыер абзарларына, яшелчә, бәрәңге саклау объектларына, машина-трактор паркларына, зернотокларга капремонт ясала, силос базлары ясала. Авыл хуҗалыгы буенча тәкъдим ителгән барлык программаларда район актив катнаша.

– Районда бик зур күләмдә химаяче оешмалардан күчкән акчаларга да төзелеш эшләре бара. Боларын да әйтсәгез иде.

– Район үз эшчәнлеген шушы җирлектә алып баручы нефть компанияләренә, химаячеләргә социаль объектларга ремонт ясауда ярдәм күрсәтүләрен сорап хат белән чыкты. «Татнефть» җәмгыяте бүлеп биргән 100 миллион сум акчага Яңа поселогында клуб һәм башкарма комитет бинасы, «Татарстан» совхозы поселогында «Лебедушка» балалар бакчасы ремонтлана. «Ритэк» компаниясенең 40 миллион сум акчасына Кече Шилнә авылында «Колосок» балалар бакчасы ремонтлана һәм вак ташлы юл салына. Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров Комсомолец поселогының «Петушок» балалар бакчасы түбәсен ремонтлауны үз өстенә алды.
Гомумән, җыеп әйткәндә, районда бүгенге көндә төзелеш һәм ремонт эшләренә якынча миллиард сум акча җәлеп ителгән.

– Алдагы елларда районда тагын нинди эшләр планлаштырылган?

– Һәр елдагыча, республика программаларында актив катнашырга кирәк. 2019 елда Новотроицкоеда авыл клубына, Комсомолецның «Ромашка» балалар бакчасы һәм башкарма комитет бинасына ремонт ясау күздә тотыла. Иске Дөреш авылы «Балкыш» лагере территориясендә спорт мәйданчыгын булдыру планлаштырыла. Иске Җирекледә ФАП, Олы Шилнәдә балалар бакчасы төзү максаты бар. 43 миллион сум акчага Калмаш авылы һәм Яңа поселокларында канализация коллекторларын ремонтларга исәплибез. Шулай ук планда башка объектлар төзелеше, ремонты да бар. Ничек кенә булса да, төзелеш тармагы җәй дип тормый, кыш дип тормый, һәрвакыт хезмәттә, һәрвакыт эзләнүдә. Җәен төзелеш эшләренең нәкъ кызган чоры булса, кышын да тынып тормыйбыз, ремонт эшләре дә дәвам итә, проект эшләре дә бара. Хәтта һөнәри бәйрәм көнендә дә төзелеш объектларында эш тукталмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев