12 август 2018 яңалыклары
-
Белеме юрист булса да, үзе чын төзүче ул
Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» балалар сәламәтләндерү лагеренда реконструкция эшләре тәмамланып килә. Авылны тагын да ямьләндереп җибәргән, район балалары өчен әһәмияте зур булган объектта җиң сызганып эшләүче төзүчеләр бу якшәмбедә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Биредә подрядчы оешма – «Камстройфон» җәмгыяте. Барлык эшләр белән директорның җитештерү буенча урынбасары Дмитрий Гудясов җитәкчелек итә.
-
Фоат Комаров ярдәме белән «Петушок» балалар бакчасы яңа түбәле булды
Комсомолец поселогының «Петушок» балалар бакчасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «СМП-Нефтегаз» ААҖ генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаровның финанс ярдәме белән чираттагы зур эш башкарылды – бинаның 500 кв.м мәйданлы түбәсе яңага алыштырылды. Бу – районда депутат булышлыгы белән эшләнгән беренче объект кына түгел. Моңа кадәр Фоат Комаров Биклән, Теләнче Тамак, Куады балалар бакчалары биналарын төзекләндерүгә үзеннән саллы өлеш кертте.
-
Районда бүген якынча миллиард сумга төзелеш эшләре башкарыла
Ел саен билгеләп үтелә торган Төзүчеләр көненең нәкъ менә август аена туры килүе очраклы түгелдер. Төзелеш эшләренең төгәлләнү этабына кергән чорда әлеге һөнәр ияләре, бер ял алып, күпмедер күләмдә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясый, хезмәт алдынгыларын барлый һәм алга план, бурычлар билгели. Ә Төзүчеләр көне исә 1956 елдан үткәрелә башлаган. Сугыштан соңгы үсү чорында халык өчен яшәү урыннарына кытлык үзен сиздерә башлый. Нәкъ шушы чорда торак төзелеше киң колач җәя һәм иң кирәкле һөнәр иясе булып төзүче санала башлый. Быелгы Төзүчеләр көнен Тукай районы нинди максатлар белән каршылый, нинди объектларда эш бара – бу турыда без башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илсөяр Абзаловадан сорадык.
-
Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән котлыйм!