Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белеме юрист булса да, үзе чын төзүче ул

Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» балалар сәламәтләндерү лагеренда реконструкция эшләре тәмамланып килә. Авылны тагын да ямьләндереп җибәргән, район балалары өчен әһәмияте зур булган объектта җиң сызганып эшләүче төзүчеләр бу якшәмбедә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Биредә подрядчы оешма – «Камстройфон» җәмгыяте. Барлык эшләр белән директорның җитештерү буенча урынбасары Дмитрий Гудясов җитәкчелек итә.

Дмитрий Гудясов – Яр Чаллы шәһәре егете. Балачактан ук ул төрле конструкцияләр, модельләштерү һәм төзү белән кызыксынып, мавыгып үсә. Шулай да, мәктәпне тәмамлагач, Кама институтының юриспруденция бүлегенә укырга керә. Әмма диплом алгач, юрист булып бер көн дә эшләми. Күңеле төзелеш тармагына тартылганга, озак уйламыйча, бу юнәлештә үз эшен ачып җибәрә. Эше уңышлы гына бара, егет шактый тәҗрибә туплый. Шул чорларда ул социаль объектлар төзү белән шөгыльләнүче «Камстройфон» җәмгыяте җитәкчесе Олег Федоров белән таныша. Соңрак шул оешмага җитәкче урынбасары булып эшкә урнаша. 
– Дмитрий бик җаваплы хезмәткәр, башлаган һәр эшен ахырына кадәр җиткерә, минем уң кулым ул, – ди аның турында җитәкчесе Олег Федоров.
Төзелеш тармагын бик яраткангамы, үҗәт һәм максатчан булгангамы, Дмитрий әлеге оешмада тиз арада үз урынын таба, эшчеләр белән уртак фикердә эшли. Төзүче белеме булмаса да, тәкъдим иткән проект эшләрен укый, булачак төзелешнең нинди буласын алдан ук күреп белә, төзелешкә кирәкле материалларны күпме күләмдә сатып аласын исәпли, сметасын төзеп бирә һәм, эшчеләрне туплап, бригадасын да җыя.
– Без эшкә алынганда бу бина аяныч хәлдә иде, – дип сөйли Дмитрий Иске Дөрештәге эш башы турында. – Ташчы, штукатур, буяучы, балта осталары белән бергәләп тырышып башкарган зур эш бүген сезнең күз алдыгызда, – ди ул.
 Чыннан да, заманча итеп төзекләндерелгән, бар яктан да куркынычсызлык таләпләренә җавап биргән бинаны танып та булмый. Лагерь, ашханә, балалар бакчасы, мәктәп һәм китапханәне берләштерүче бу бина яңа күлмәк кигән кебек булган.
«Балкыш» лагере Дмитрий Гудясов җитәкчелегендә төзелгән һәм реконструкцияләнгән биналарның беренчесе генә түгел. Ул Борды һәм Иске Абдул мәдәният йортларын, Новотроицкое, Биклән авыл җирлекләре биналарын төзекләндерүдә катнашкан. Көннән-көн тәҗрибәсен арттыра барган белгечнең киләчәккә дә планнары зурдан. «Төзү эшендә нинди генә авырлыклар булса да, теләгең һәм куйган максатың ныклы икән, аны җиңәргә була», – дип фикер йөртә Дмитрий. Нәкъ менә шушы сыйфатларга ия дә инде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев