Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән котлыйм!

Сезнең хезмәт – уңыш һәм тотрыклылык нигезе. Сез эшләгәндә безнең территория үсә, ә халык тормышы яхшыра бара. Тарихы ерак гасырларга барып тоташкан төзүче һөнәре иң кирәкле, иң абруйлы хезмәтләрдән санала. Чөнки торак йортмы, социаль-мәдәни, җитештерү объектымы – барысына да иң элек төзүчеләр нигез сала. Бүген районда бик күп яңа объектлар төзелде, бу юнәлештә күпсанлы федераль һәм республика программаларына керүгә ирештек. Капиталь ремонт программалары буенча балалар бакчалары, мәктәпләр, торак йортлар, ФАПлар төзекләндерелә, ел саен йөзләгән шәхси йорт калкып чыга. Мондый зур проектлар барысы да сезнең тырыш хезмәтегез, җаваплыгыгыз, һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсендә тормышка ашырыла. Җиңел булмаган хезмәтегез өчен чиксез рәхмәт сезгә!
Хөрмәтле төзүчеләр! Сезгә эшегездә яңа уңышлар, яңа казанышлар телим. Барлык уй-ниятләрегез чынга ашсын һәм лаеклы нәтиҗәләр бирсен, сез нигез салган биналар һәрвакыт халыкны сөендереп торсын. Районыбыз тагын да үссен, матурлансын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч-имин көннәр телим.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев