Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фоат Комаров ярдәме белән «Петушок» балалар бакчасы яңа түбәле булды

Комсомолец поселогының «Петушок» балалар бакчасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «СМП-Нефтегаз» ААҖ генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаровның финанс ярдәме белән чираттагы зур эш башкарылды – бинаның 500 кв.м мәйданлы түбәсе яңага алыштырылды. Бу – районда депутат булышлыгы белән эшләнгән беренче объект кына түгел. Моңа кадәр Фоат Комаров Биклән, Теләнче Тамак, Куады балалар бакчалары биналарын төзекләндерүгә үзеннән саллы өлеш кертте. 

«Петушок» балалар бакчасы мөдире Надежда Кауфетдинова белдерүенчә, 1983 елда төзелгән балалар бакчасына бүгенге көндә 70кә якын бала йөри, коллективта 16 хезмәткәр эшли. 
– 2011 елда бакча бинасы түбәсеннән урыны белән су ага башлады. Ә аннары инде түбәгә тулысынча ремонт ясау кирәклеге ачыкланды, – дип cөйләде ул.
Проблеманы район җитәкчелеге Фоат Комаровка җиткерә. Депутат бу юлы да ярдәменнән ташламый. Төзүчеләр эшне май аенда башлый, июль азагына «Петушок» яңа түбәле була. 
– Ремонттан соң бакчабыз тагы да ямьләнеп китте. Яңа түбә беренче сынауларны үтте инде – шушы көннәрдә явып узган каты яңгырлар вакытында бер тамчы да су үтмәде. Балалар үзләре дә ерактан балкып торган бакчаны күреп сөенәләр, ата-аналарның, бакча хезмәткәрләренең дә рәхмәте чиксез, – дип сөенече белән уртаклашты балалар бакчасы мөдире.
Барлык балалар, ата-аналар, хезмәткәрләр исеменнән «Петушок» балалар бакчасы мөдире Надежда Кауфетдинова Фоат Комаровка һәм төзүчеләргә зур хезмәтләре өчен чиксез рәхмәтләрен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев