Тукайлылар ветераннар госпиталендә дәвалана
Тукай районының тыл һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә тернәкләндерү курслары узалар. Инде 30лап тукайлы дәваланып чыкты. Аларның нинди борчу белән килгәннәрен, үзләрен ничек хис итүләрен һәм өлкән яшьтәгеләр өчен госпитальдәге уңайлыкларны күреп кайту өчен тернәкләндерү курсы узучы тукайлылар белән очрашып сөйләштек.
Яшь чагында узар әле дип үткәреп җибәргән кечкенә генә авыртулар да өлкән яшьтә ныгая шул. Бер генә түгел, берьюлы берничә борчу барлыкка килә. Әлеге госпиталь нәкъ менә шундый пациентларны күздә тотып ачылган да. Терапия бүлеге терапевты Людмила Одногулова әйткәнчә, өлкән яшьтәгеләргә медицина дәвасы гына түгел, яхшы сүз сихәте дә кирәк. Биредә өлкәннәр физиологик дәвалану, медикаментлар ярдәмендә дәвалану, физик күнегүләр алалар.
Мусабай Завод авылыннан Мәскүрә Гыйльметдинова госпитальгә 4 июльдә кергән.
– Авылда балалар бакчасы мөдире булып эшләдем. 1988 елда шул вазифага куйганнар иде. Лаеклы ялга киткәнче, 2004 елга кадәр хезмәт иттем. Яшь чагында ару-талуны, уфтануны белмисең дә, менә хәзер дәвалану бик кирәк, – ди Мәскүрә апа.
Ул ике тапкыр инсульт кичергән. Узган елны исә баш миендә шеш тапканнар, тик операциядән баш тарткан. Дәвалану курслары алып яши. Бирегә килергә район ветераннар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов тәкъдим иткән.
– Файдасы тими калмас, әйдә, дәваланып чык әле, дип шалтыратты Галимҗан Сәетҗанович. Монда әле беренче тапкыр гына. Шулкадәр яхшы кешеләр эшли биредә. Көненә әллә ничә мәртәбә кереп хәл сорашып чыгалар, бөтен уңайлыклары бар, ашатуны да бүлмәләребезгә кереп таратып йөриләр. Гомеремдә күп җирләрдә ял итәргә туры килде, тик мондый мөгамәләне күргән юк иде, – дип, Мәскүрә Нигъмәтулловна рәхмәт сүзләре җиткерде.
Күктәк Мирсәет авылыннан хезмәт ветераны Гөлмира Гыймаева, гомумән, ял итү һәм тернәкләндерү үзәгендә беренче тапкыр гына. Ул госпитальгә аяк буыннарын дәваларга кергән.
– 1962 елдан алып 2000 елга кадәр авылда сыер саудым. Хезмәтем өчен бик күп мактаулар алдым. Аллага шөкер, тырышып эшләдем. Биредә исә берничә көн эчендә үк сәламәтлегемдә яхшы үзгәрешләр сиздем. Тез буыннарымда икесендә дә протез. Дарулар да алам, тренажер залында әллә нинди күнегүләр ясыйм. Алга китеш бар. Аш-сулары тәмле, урын-җире пөхтә, нәрсә кирәк дип кенә торалар. Бик зур рәхмәт, – диде Гөлмира апа.
Шилнәбаш авылыннан хезмәт ветераны Мирдайсер Низамов шикәр диабеты белән авырый. «Челнинский» совхозында баш ветеринар булып эшләгән. Аннан, район ветеринария берләшмәсенә күчеп, 2002 елга кадәр – лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куйган.
– Биредәге хезмәткәрләрнең тәмле телле булулары аеруча ошый. Дәвалану өчен дә бөтен мөмкинлекләр бар. Шикәр чире белән авыргач, буыннар сызлый башлады. Госпитальгә менә шул борчу белән кердем, – дип Мирдайсер Галимович та рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Мондый дәвалану курслары узуны сугышчы-әфганчылар координацион советының район буенча рәисе Рафаэль Хәмәтов оештырып йөргән.
– Галимҗан Сәетҗанович белән без элек-электән үк дуслар, хезмәтебездә күршеләр идек. Үзе күрмәгәндә аның басуларын карап эшкә өйрәндем мин заманында. Инде менә бүген дә без аның белән бергәләп район күләмендә бик күп мөһим эшләр башкарабыз. Чират буенча кайсы тукайлыга нинди өлкәдә медицина ярдәме кирәк, Галимҗан Сәетҗанович аларны барлап, хәбәр итеп, документлар тутырырга ярдәм итеп озатып тора, – ди Рафаэль Хәмәтов.
Атна саен берничә тукайлы керә госпитальгә. Сәламәтлекләренә карап 10-15 көнлек дәвалану алалар. Һәм һәрберсе медицина сихәтеннән генә түгел, җылы сүз, ягымлы караштан да шифа алып чыгалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев