Зәрия Вәлиева автор яңалыклары
-
Гөлләр, гөлләр чәчәк атыгыз!
Гөлләрне яратып тәрбияләсәң алар кешегә шундый ук матур мөгамәлә белән – матурлык белән җавап бирә. Гөлне үзвакытында, дөрес итеп сугарсаң, махсус сыйлар – ашламалар белән аларның сәламәт булуын кайгыртсаң, алар салават күпере төсләренә кереп күзне иркәлиләр. Хәтта ки, «чәчәк атмый торган гөл» дигән тамга салынганнары да чәчәккә күмелеп безне таң калдыра.
-
Риф Имамов: «Аз сөйләп, күп эшләргә кирәк!»
«Гигант» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы тармагында һәрдаим югары уңышларга ирешеп килүче хуҗалык. Биредә хезмәт куючылар да, Яңа поселогы халкы да җитәкчедән уңулары хакында җае чыккан саен искә төшереп, рәхмәт укып тора. Ике дистә елдан артык хуҗалыкны югары дәрәҗәдә тоту өчен яхшы белем, саллы тормыш һәм эш тәҗрибәсе, шуңа өстәп зирәклек тә кирәк. Риф Имамов бу сыйфатларга ия булу өстенә, кешелекле җитәкче булуы белән дә күпләргә үрнәк шәхес. Быелгы катлаулы урып-җыю чорында җитәкче безнең белән аралашырга, вәзгыятькә карата фикерләре белән уртаклашырга җай тапты. Аның белән ашлык салынган амбарда, сары диңгезедәй җәйрәп яткан иген басуларында булып әңгәмә кордык.
-
Тормыш матур – яшәү ямен белсәң
Аның тормыш арбасында барысы да бар: парлы-ярлы гомер юлы, тол калып ялгыз канат кагыну, язмыш бүләге – иңен куярлык ике ир солтаны – уллары, күңел һәм маңгай күзен иркәләрлек гөле – кызы, балдан татлы оныклары, үз улы белән үз кызларыдай киленнәре, эшләп тапкан бәрәкәтле мал-байлыгы... Санасаң – санап, исәпләсәң исәпләп бетерә алмаслык нигъмәтләр!
-
Иген уңышы – уртак хезмәт җимеше
Игенченең уңганлыгы, игенченең тырышлыгы – кырларыннан күренә, – дип икмәк үстерүчеләргә дан җырлыйбыз. Игенче ничек кенә тырышмасын, быелгысы елны кыр-басулар төрлечә булды. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең зур тырышлык куюларыа да карамастан кыска сабаклы, зәгыйфь башаклы, бөртекләрнең бердәм рәвештә, тигез булып тишелеп чыкмавы сәбәпле сарылы-яшелле иген кырларын күргәч йөрәк сыкрый. Ел елга охшамый – һава торышы төрлечә – эссе һәм коры (явымсыз) яки салкынча һәм бик явымлы килеп адәм баласын сыный.
-
Корбан гаете мөбарәк булсын!
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим
-
Алексей Западнов: «Гасырлар кичеп, буыннардан буыннарга калыр безнең хезмәт җимешләре»
Агачтан, тимердән, пластиктан, металлопластиктан, кызыл балчыктан көнкүреш кирәк-яраклары, мебель һәм интерьер (дизайн) өчен төрле әйберләр ясаучы осталарга бай безнең җирлек. Шунысы сөенечле, районыбызда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Кече Шилнә авылында яшәүче Алексей Викторович Западнов – сирәк һөнәр иясе – мәрмәр, гранит ташларга җан өрүче мастер. Аның «Тере таш» дип исемләнгән мастерскоенда мәрмәр, гранит, оникстан ниләр генә ясамыйлар?!
-
Хәерле сәгатьтә – урып-җыю башланды!
Игенчеләрнең матур бер гадәте буыннан буынга яшәп килә – уракка төшкәч, иң элек алар бер учма башакны уып, бөртекне тәмләп карыйлар. Бу – күңелне нечкәртә, җаваплылыкны арттыра торган мизгел.
-
Агуланудан сакланыгыз
Ризык сәламәтлеккә файдалы булсын өчен аның экологик яктан чиста булуы тиеш. Сәламәтлегебезгә куркыныч янамасын дисәк, ит һәм сөт эшләнмәләре, балык, яшелчә, җиләк-җимеш барлык таләпләргә җавап бирергә тиеш. Азык-төлекне тиешле урыннардан – санкцияләнгән урыннардан: сәүдә үзәкләре, базарлардан сатып алу – сәламәтлегебезне саклау чарасы да ул.
-
Марат Сафин: «Терлекләр – тук, өстәлләр – мул булыр!»
Тургай – басу-кырлар өстендә – күктә игенчегә мәдхия җырлый. Әнә ул – зәңгәр күктә, канатларын җилпи-җилпи югарыга күтәрелә. Ә моңы! Тургайлар җыры күңелне күтәрә, эх, килсен иде күче белән яңгыр болыты, күкләрне күкрәтеп, яшен камчыларын уйнатып яусын иде зарыгып көткән яңгыр! Игенчеләрнең, гомумән, авыл кешесенең күзе күккә текәлгән – анда кулъяулык сыман болыт кисәге күренсә, яңгыр явар дип өметләнә. Күпчелек вакыт, ни кызганыч, ул болытлар урап узалар шул. Бәхеткә, җирлегебездә шушы катлаулы ситуацияне алдан чамалап эш итә белгән тәҗрибәле, белемле җитәкчеләр бар. Алар авыр хәлдән чыгу юлларын эзлиләр һәм проблеманы чишү өчен бар сәләтләрен эшкә җигәләр.
-
«Безнең доктор!»
Шәфкать туташы! Бу һөнәр ияләрен безнең халык шундый күркәм исем белән атаган. Димәк, медицина хезмәткәре беренче чиратта шәфкатьле, миһербанлы, кеше хәленә керә белүчән булырга тиеш. Фельдшерларга авыл халкы «Безнең доктор!» дип хөрмәтләп дәшә. Чынлыкта да шулай, авыл җирендә шәфкать туташы, фельдшер – сала докторы инде ул. Яңа Мусабай авылы ФАП мөдире Гөлнурум Гайнетдинова нәкъ шундыйлардан.
-
Туры юлга өндәү – нәсыйхәт кылу
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим Аллаһ Коръәндә «Тәүбә» сүрәсенең 71нче аятендә: «Мөэмин ирләр үә мөэминә хатыннар бер-берсенә дуслар һәм ярдәмчеләр: алар кешеләрне иманга, дингә, яхшылыкка өндәрләр һәм начарлыктан тыярлар, намазларын вакытында үтәп, зәкятләрен бирерләр, һәр эштә Аллаһка һәм Аның Рәсүленә итагать итәрләр. Шундый кешеләргә Аллаһ тиз рәхмәт кылыр, тәхкыйк, Аллаһ – Галиб үә Хәким дип кешеләрне туры юлга өндәргә кушкан һәм хәерле-файдалы нәсыйхәт кылуның изге гамәл булуын әйткән.
-
Уңыш ничек булыр?
«Кирәкле кишер яфрагы» дип халык кишернең яфрагын аш-су хәзерләүдә кулланылмаганга бераз ирония белән әйтсә дә, быел күпләр кишер, чөгендер кебек яшелчәләрнең тишелеп чыкмавыннан зарлана. Кирәкле икән шул кишернең яфрагы да. Хәер, соңгы көннәрдә яугалап үткән яңгырлардан соң яшелчә түтәлләре күзгә күренеп яшелләнде. Шуңа күрә күңелне төшермик, яхшы уңышка өметләник.
-
Безнекеләр беренче!
«Бу бозау йомшак уенчыкмы әллә?» Рәсемгә карауга шундый уй килә башка. Бу – тере бозау. Малкай С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә асрала торган голштино-фриз токымлы өч айлык тана бозау. Аның янәшәсендә – С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта сыер фермасында практика узучы кыз Адилә Солтанова.
-
Ерак юлга чыгар чак җитте
Республикабызның авыл, район, шәһәр мәктәпләрен тәмамлаган күп меңләгән егет-кызлар мөстәкыйль тормыш юлына аяк басты. Быел Тукай районы гомумбелем бирү мәктәпләренең 11 сыйныфын 94 укучы тәмамлады. Алар өчен Новотроицкое авылының «Солнечный» ял паркында чыгарылыш кичәсе булды. Имтиханнар тапшырып, өлгергәнлек аттестаты алган яшьләрнең күпчелеге белем алуын дәвам итәргә ниятли. Район мәктәпләренең 9нчы сыйныфын тәмамлаган 304 укучының 87се 10нчы сыйныфка укырга барачак, калганнары һөнәри белем бирү колледжларына кереп белгечлек алуны кулай дип саный. Араларында авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт юлын башларга теләүчеләр дә юк түгел.
-
Риф Зиалтдинов: «Балдан яхшы уңыш көтәбез»
Узган ел республиканың берничә районында рапс үстерелә торган басу-кырларны пестицидлар белән агулау сәбәпле берничә районда бал кортлары күпләп үлде. Бу күңелсезлек безнең җирлекне дә читләтеп үтмәде. Нечкәбилләр яратып нектар җыя торган басу-кырларны пестицидлар белән эшкәртү алдыннан умартачыларны кисәтергә, басуларны төнлә эшкәртергә тиешлекләре хакында район хакимиятендә уздырылган киңәшмәдә барлык таләпләр дә җентекләп аңлатылды. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар белән умартачылар үзара килешеп эшләгәндә генә эш нәтиҗәле булыр – бал кортлары үсемлек-чәчәкләрдән нектар җыеп шифалы бал белән сөендерер.