Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алексей Западнов: «Гасырлар кичеп, буыннардан буыннарга калыр безнең хезмәт җимешләре»

Агачтан, тимердән, пластиктан, металлопластиктан, кызыл балчыктан көнкүреш кирәк-яраклары, мебель һәм интерьер (дизайн) өчен төрле әйберләр ясаучы осталарга бай безнең җирлек. Шунысы сөенечле, районыбызда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Кече Шилнә авылында яшәүче Алексей Викторович Западнов – сирәк һөнәр иясе – мәрмәр, гранит ташларга җан өрүче мастер. Аның «Тере таш» дип исемләнгән мастерскоенда мәрмәр, гранит, оникстан ниләр генә ясамыйлар?!

Таштан да җылылык бөркелер икән. Гаҗәп, әмма бу – хак. Затлы мәрмәр белән тышланган каминга ут элдерелмәгән көенчә дә, ничектер җылылык тоемлана. Табигый таштан кеше кулы белән тудырылган гүзәллек табигыйлеге белән җанга ятышлы. – Бу – феномен. Мондый эшкә алынырга ничек җөрьәт иттегез. Күңелегездә «Күп чыгым тотып алынган кыйммәтле материал үзен аклармы? Четерекле эшләрне зәвыкъ белән башкарып чыга алырмынмы?» дигән икеләнүләр, шик-шөбһәләр булмадымы? Уңышка ирешүегезнең сере нидә? – дип кызыксынуыма Алексей Викторович: «Мәрмәр, гранит ташлары күңелемә якын булганга күрә алар белән эш итү миңа рәхәтлек бирә. Әйтерсең лә балачагымнан таштан әйберләр ясау белән шөгыльләнгәнмен, бу эшкә  кулым ятып тора, бәлки шуңа күрә дә бу өлкәдә эшем уңышлы барадыр. Ә инде серенә килгәндә исә, сере  – эшнең нәтиҗәсен күреп сөенү һәм ул әйберләрнең гасырлар дәвамында төсен, сыйфатын, гүзәллеген җуймавын белүемдә һәм  яратып эшләгән эшнең рәхәтлек бирүендә», – дип җавап бирә. 
                  Затлы әйбер арзан булмый
Алексей Викторовичның йорт-җире, төзелеш корылмалары – барлык биналар да мәрмәр, гранит кулланып эшләнгән. Ял зонасындагы аш өстәле, барбекю – ташта катып калган музыка сыман. Зәйтүн җимеше төсендәге мәрмәр, ачык сары оникс, диңгез төсендәге гранит – бер-берсен тулыландырып ансамбль тәшкил итә. Дөресен әйтергә кирәк, бу затлылык кыйммәткә төшә. Граниттан ясалган столешницаның квадрат метры 13 мең сум чамасы. Чит илләрдән кайтарылган төрле төстәге һәм үзенчәлектәге (өслеге кытыршы яисә шоп-шома) гранит, мәрмәр плитәләрнең квадрат метры 40 мең сумга төшә икән. – Мәрмәр, гранит, оникс – кыйммәтле материал, ләкин ул үзенең шушы «кимчелеген» аклый. Ничек итеп?  Бик яхшы төзелеш материалы буларак: бу ташлар һава температурасының үзгәреп торуына – салкынга һәм эссегә үтә чыдам. Шуңа да көнкүреш җиһазлары, бигрәк тә аш бүлмәсе өчен өстәл – столешница, кухня гарнитурына ялгап куела торган алъяпкыч (фартук) ясау өчен иң кулай материал. Кухняда, җәйге верандада, ял зоналарында аш-су әзерли торган урында чатнамый торган материалдан ясалган йорт җиһазлары гасырлар дәвамында яхшы саклана.
Алексей Викторовичның ял зонасы идәне тулысынча мәрмәрдән түшәлгән. – Заказчылар оекчан, үкчәли түфли, резина аслыклы кроссовкалар белән йөреп идәннең сыйфатын тикшерәләр – аяк таймый, эз һәм сызыклар калмый, шыгырдамый. Идәнгә җәелгән ташның квадрат метры 8 мең сум. Бу, бер уйлаганда, кыйммәт инде. Ә яхшылап чутлап-исәпләп карасаң, ул үзен бар яклап та аклый. Акчасы булган кеше бер тапкыр түли дә, шуның белән бишәр йөз ел буена хезмәт итәргә яраклы әйбергә ия була. Бетон белән чагыштырсак, гранит басымга (авырлыкка) алты тапкыр чыдам. Болдыр (крыльцо), күтәрмә,  баскыч, бордюрларны гранит яисә мәрмәр белән тышлау эстетик яктан да зәвыклы, башка материаллардан өстенлеге белән ул үзен матди яктан аклый,  – ди мастер һәм үзенең затлы таш белән эшләү тарихын бәян итә: «Кече Шилнәдә мебель ясау цехы тотучы кеше вафат булган. Менә шул бинаны сатып алдым да үз эшемне ачтым. Үзеннән-үзе, сизмичә дә кереп киттем мин бу эшкә. Башта, яшьлегем белән булса кирәк, ташлар белән кызыксынуым көчле булды. Тора-бара бу һөнәрнең минеке булуын төшендем. Мәрмәр, гранит үзенә  тартты, баштанаяк гашыйк булдым бу табигый материалларга. Таш белән эшләргә яратам – аларның җылысын тоям. Беренче карашка мәрмәр, гранит салкын тыш бит инде. Кулыңа алып әйбер ясаганда материалны яратып, күңел җылыңны салып эшлисең икән – ул «җылына, көлеп тора» башлый. Эшеңә иҗади якын килгәндә таш барлык «сер»ләрен ача. Мин сыйфатлы материал белән эшләргә яратам. Яхшы сыйфатлы, кабатланмас табигый сурәтләре булган таш арзан булмый.  Мәрмәр, гранит ташлары бездә дә чыгарыла, ләкин ул чит илнекеннән сыйфаты белән дә, матурлыгы белән дә күпкә кайтыш. Чит илләрдән – Һиндстан, Төркия, Италия, Португалия, Грециядән кайтарылган мәрмәр, гранит – сыйфаты белән, төсләр гаммасының байлыгы, ташлардагы табигый сурәтләрнең искиткеч колориты белән җәлеп итә. Дөрес, алар кыйммәткә төшә, ләкин мин эш материалының ул ягына басым ясамыйм. Максатым – заказчы таләпләренә җавап бирерлек, аның кәефен күтәрерлек эш башкару, – ди таш белән эшләүче мастер. 
             Гасырларп кичәргә сәләтле ташлар
Бер бизәге икенчесен кабатламый торган табигый ташларның гүзәллеген тулысынча ачу, плитәләрнең җеген җеккә туры китерү өчен зур осталык кирәк. Алексей Викторович Западнов «Белгәннәрдән өйрән!» дигән принцип белән эшли, чит илләрдә яшәүче ташчы-осталар белән аралаша. Елына бер тапкыр Кытайда, ике мәртәбә Италиядә таш белән эшләү осталары җыелып тәҗрибә алмашалар. Ике дистә ел дәвамында тупланган осталыгын, белемен башкалар белән теләп уртаклаша. – Агач, тимер, пластик белән чагыштырганда мәрмәр, гранит – идеаль төзелеш материалы. Утка чыдам булуы гына да ни тора! Дымны сеңдерми. Дүрт  ел фасылы бер-бер артлы алышынып торган җирлектә моннан да кулай материалны табып булмый. Мин бу ташлар белән эшләргә яратам – аларның уңай энергетикасын тоям.  Шуңа  мастерскоема «Тере таш» («Живой камень») дип исем бирдем», – ди Алексей Западнов. 
Табигый мәрмәр, гранит ташлардан ясалган предметлар гасырлар кичәргә сәләтле. Алар – җисмәни байлык булу белән беррәттән хуҗаларының күңел халәтен, җан җылысын килер буыннарга тапшыручы олы мирас та. Бу иҗат җимешләре озын гомерле – дәверләр алышынуга карамастан алар «яшьлек ямен» саклау сыйфатына ия. 
Игелек кылу – минем өчен рухи азык
Инсанның тамагы тук булсын өчен азык-төлек, җаны тук булсын өчен рухи азык кирәк. Алексейның дөньясы түгәрәк – гаилә җанлы тормыш иптәше, Казанда югары белем алучы улы бар. Иң газиз кешесе – әнисе үзе янында эшли. Тормышы җитешле. Булганны бүлешә белү күңелгә рәхәтлек бирә. Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутов: «Алексей Викторович Западнов Кече шилнә авыл советы депутаты буларак халыкның яшәешен уңайлы итү өчен авыл юлларын төзекләндерүдә булышлык күрсәтә. Авыл халкы аның юмарт күңелле булуын дла искә алып авыл советы депутаты итеп сайлады. Чишмәбезне ямьләндерүдә дә аның дәһеле зур», – ди. Яр Чаллы халкы да үз итә Кече Шилнә авылындагы чишмә суын. Тәнзилә белән Мансур Гафуровлар: «Кая да булса барсак шул җирлекнең чишмәсеннән авыз итмичә калмыйбыз.  Ләкин мондагысы кебекне әлегә очратканыбыз булмады. Атнага ике тапкыр киләбез, икешәр сәгать чират торып үзебез яраткан суны алып китәбез. Алексей Викторович халыкка уңайлы булсын өчен чишмә юлларын төзекләндерүдә тырышлык куйды. Һәрвакыт чишмәне, аның тирә-ягын карап, тәрбияләп тора. Матур гамәлләре белән яшьләргә үрнәк күрсәтә. Менә шунысы да әле бик мөһим», – диләр. Ә Алексей гади генә итеп: «Игелек кылу – минем өчен рухи азык» , – ди. 
*Гранит – утка чыдам, ул 700-800 градус (Цельсий буенча) эсселектә генә эри башлый. 
*Су үткәрми, дымны үзенә сеңдерми. Санитария-гигиена ягыннан да бик отышлы – кислота һәм гөмбәчекләргә бирешми. *
*Гранитны башка төзелеш материаллары белән катнаштырып эшләү мөмкинлеге зур. Шуңа да аны төзүчеләр, ташчы-осталар бик ярата. *Мәрмәр – бина диварларын тышлау, идәнгә җәю, баскыч маршларын ясау өчен иң яхшы төзелеш материалы буларак яхшы дан алган. 

/ Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев