Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Уңыш ничек булыр? 

«Кирәкле кишер яфрагы» дип халык кишернең яфрагын аш-су хәзерләүдә кулланылмаганга бераз ирония белән әйтсә дә, быел күпләр кишер, чөгендер кебек яшелчәләрнең тишелеп чыкмавыннан зарлана. Кирәкле икән шул кишернең яфрагы да. Хәер, соңгы көннәрдә яугалап үткән яңгырлардан соң яшелчә түтәлләре күзгә күренеп яшелләнде. Шуңа күрә күңелне төшермик, яхшы уңышка өметләник.   

Фермер Минталип Миңнеханов бу яшелчәләрне басуда күпләп үстерә. Шулай булгач, ул аның табыш чыганагы. Кишер белән аш чөгендере – 10ар гектарда, бәрәңге 80 гектар җирдә утыртылган. Сүз уңаеннан, фермерның иген кырлары да бүген шаулап утыра. Язгы бодай мәйданнары 269 гектарны били. Яңгыр көтеп кенә утырмый, бодай һәм яшелчәләрне су сиптереп үстерә Минталип Миңнеханов.
– Сезнең басуларга карагач күңел күтәрелеп китә, – дим КФХ җитәкчесенә.
– «Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне?» ди татар халкы. Без ел тәүлеге хезмәттә. Кешегә иң беренче сулар өчен һава, аннан су кирәк. Ризыклардан икмәк беренче урында, икенче икмәгебез – бәрәңге. Ә инде сәламәт булу өчен кеше организмына витаминнар, микро-, макроэлементлар кирәк. Аларын без җиләк-җимеш, яшелчәләрдән алабыз. Кешеләр кебек үк үсемлекләр дөньясы да шул ук нәрсәләрне таләп итә. Артык эсселек, яңгыр яумау үсемлекләрнең яшәү көчен киметә, дымлылык тиешле дәрәҗәдә булмаса алар корый. Менә бу мәйдандагы иген басуына карагыз әле, биредә су сибелмәде. Сабагы кыска, бер генә башак, ул да мескен хәлдә. Инде әнә тегендәге басуга барып карыйбыз, – ди Минталип Исмәгыйлович янәшәдә диңгездәй дулкынланып утырган иген кырына күрсәтеп. Кыр уртасында басуны иңләп «Центр стар» су сиптергече тора. – Бу техника корылык елларда игенчелек, үсемлекчелек тармагы хезмәтчәннәренең уң кулы. Сүз дә юк, сиптергечтән тамып торган су табигый яңгырны алыштырмый. Ә шулай да быелгы кебек коры һәм эссе елда үсемлекләргә яшәү көче бирә, – ди авыл хуҗалыгының тәҗрибәле хезмәткәре.
Су сиптерелә торган басудагы ашлыкның сабагы көчле, яфраклары сусыл, һәр тармакта тулы, эре берничә башак. Кишер, чөгендер яфраклары да зөбәрҗәти яшеллеге, хәтфәдәй куелыгы белән сөендерә. Заманча акыллы техника элиталы сортлы орлыкларны тип-тигез ара калдырып җир куенына салган, һәрберсе үзвакытында тишелеп чыккан. Фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре үсемлекләргә сабый бала тәрбиясе бирә: вакытында тамырдан, яфрактан тукландыра, чүп үләннәреннән арындыра, төпләрен йомшарта. Су сиптергечнең тулысынча бер әйләнеше тәүлегенә 20 мең сумга төшә. Тукландырылган, чиста, йомшак җирдә алар кинәнеп үсә. 
– Быел бернигә карамастан уңыш мул булыр сездә, – дим гомере буе үз җиренә, үз халкына хезмәт иткән фермерга. 
– Дөресен әйтим, уңыш үткән елгыдан 20-30 процентка азрак булыр, кишернең һәр гектарыннан уртача 500, чөгендердән – 450, бәрәңгедән – 300 центнер уңыш алырга өметләнәбез. Бу уңышны алу өчен дә җиде кат тиреңне чыгарып эшләргә, алдан ук аяк киенеп, керемеңне чыгымнарга аерып куя белергә кирәк. Әйткән бит бабайлар: «Эттән – эт, беттән бет туа», – дип. Элиталы сортлы, корылыкка чыдам орлыклар кулланабыз. Яхшы сыйфатлы һәм мул уңыш алу өчен заманча авыл хуҗалыгы техникасы, ашлама, саклау складлары һәм эшкәртү техникасы булырга тиеш. Ашлаган җир аш бирә, ашламасаң таш бирә. Инде килеп, ел тәүлеге ал-ял күрми үстергән яшелчәне уңышлы сату – сәүдә нокталары белән килешеп эшләү кирәк. Егерме бер ел булды КФХны җитәкләвемә. Шушы еллар эчендә сәүдә үзәкләренең безнең хезмәткә салкын каравы, җавапсызлыгы аркасында күпме рухи һәм матди зыян күргәнемне үзем генә беләм. Сәүдә үзәкләренең фермер хуҗалыкларына мөгамәләсен яхшыртканда гына уңышка ирешә алабыз. Халык «тешли» торган бәяләрдән арыды. Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәренең хезмәте барлык инстанцияләрдә дә тиешенчә бәяләнгәндә генә халыкның яшәү шарты уңай якка үзгәрәчәк. Без бер-беребез белән бик нык бәйләнгән. Мине бер нәрсә борчый – авылларда шәхси хуҗалыкларда күпчелек кеше бәрәңге бакчасында печән үстерә. Кишер, чөгендер, суганны да сатып ала. Ә бит яшелчә түтәленә су сибеп, бәрәңге бакчасын утап үскән бала-чага эшкә өйрәнә, ризыкның кадерен белә. Ел елга охшамый, үз бакчаңда үскән яшелчә бәрәкәтле була бит ул, – ди Минталип Минеханов.

 / Автор фотосы. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев