2 июль 2021 яңалыклары
-
Шырпы уенчык түгел!
29 июнь көнне район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена Бәтке авылында балаларның сарайда ут чыгарулары турында хәбәр килә. Ялкын тиз арада көчәеп киткән һәм тарала башлаган. Нәтиҗәдә якындагы баз өсте янып беткән. Янгын 9 һәм 10 яшьлек ике баланың шырпы белән уйнавы аркасында чыккан.
-
Гаризалар 1 июльдән кабул ителә
Пособиеләр йөкле хатыннарга һәм 8-16 яшьлек балалары булган гаиләләргә бирелә.
-
Уңыш ничек булыр?
«Кирәкле кишер яфрагы» дип халык кишернең яфрагын аш-су хәзерләүдә кулланылмаганга бераз ирония белән әйтсә дә, быел күпләр кишер, чөгендер кебек яшелчәләрнең тишелеп чыкмавыннан зарлана. Кирәкле икән шул кишернең яфрагы да. Хәер, соңгы көннәрдә яугалап үткән яңгырлардан соң яшелчә түтәлләре күзгә күренеп яшелләнде. Шуңа күрә күңелне төшермик, яхшы уңышка өметләник.
-
Гадәттән тыш хәл режимы кертелде
Татарстан Республикасының 38 муниципаль районында, шул исәптән Тукай районында да, аномаль һава температурасы белән бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
-
Ун мең сум – алты яшьлекләргә дә
Алты яшьлек балалары булган барлык гаиләләр 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алырга тиеш, хәтта әлеге балалар быел укырга кермәсәләр дә, дип белдерде президент Владимир Путин ел саен үткәрелә торган туры линия барышында.
-
Пенсия белән тәэмин итү
Пенсия белән тәэмин итү