Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шырпы уенчык түгел!

29 июнь көнне район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена Бәтке авылында балаларның сарайда ут чыгарулары турында хәбәр килә. Ялкын тиз арада көчәеп киткән һәм тарала башлаган. Нәтиҗәдә якындагы баз өсте янып беткән. Янгын 9 һәм 10 яшьлек ике баланың шырпы белән уйнавы аркасында чыккан. 

Быел Россия территориясендә, шул исәптән Татарстанда һәм Тукай районында коры һәм эссе һава тора. Шул сәбәпле янгыннар да еш теркәлә. Тукай районында, әйтик, көн саен ут чыгу турында 2-3 хәбәр керә. 
Район Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре ата-аналардан балалары белән бу темага әңгәмәләр алып баруларын, шырпы белән уйнарга ярамаганын аңлатуларын сорыйлар. Мондый уеннар үзеңнең һәм чит кешенең милкен юкка чыгарырга, кеше сәламәтлегенә зыян китерергә һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин икәнен төшендерү мөһим. 
Ә сәүдә объектларында эшләүчеләр балигъ булмаган балаларга шырпы һәм зажигалка кебек предметлар сатмасыннар. 

 / Фото район Эчке эшләр бүлегеннән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев