Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаризалар 1 июльдән кабул ителә

Пособиеләр йөкле хатыннарга һәм 8-16 яшьлек балалары булган гаиләләргә бирелә.  

Яңа төр түләүләр ялгыз әти-әни белән тәрбияләнүче балаларга, суд карары белән алимент алырга тиешле, ләкин нинди дә сәбәп белән аны ала алмаучы гаиләләргә, алимент алганнан соң да мохтаж булып калучыларга, шулай ук иртә срокта учетка баскан йөкле хатыннарга билгеләнә. 
Ике төр түләүнең дә күләме региондагы яшәү минимумына бәйле. Тулы булмаган гаиләләргә – балага билгеләнгән яшәү минимумының 50 проценты, йөкле хатын-кызларга хезмәт яшендәгеләргә билгеләнгән яшәү минимумының 50 проценты түләнә. Безнең республикада тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балага түләү айга 4997,5 сум, йөкле хатын-кызларга 5311 сум тәшкил итә. 
Пособие алуга гариза язганда гаиләнең керем күләме мөһим шарт булып тора. Кагыйдә буенча, ул җан башына 9955 сумнан, ягъни яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Шулай ук пособие алу өчен гаиләнең хисап чорында нинди булса кереме булу шарт: хезмәт хакы, пенсия, стипендия, үзмәшульлек, авторлык гонорары һ. б. Әгәр мондый керемнәр булмаса, пособиеләр бирелмәячәк. Түбәндәге категория гражданнарга гына бу очракта ташлама ясала: өч яшькә кадәр бала белән өйдә утыру, инвалид бала яки өлкән кешене карау, 80 яшьтән өлкәнрәкләрне карау, 23 яшькә кадәрге гражданнарның көндезге бүлектә укуы, өч айдан артыграк дәвалану, армиядә хезмәт итү, иректән мәхрүм ителү, эшсезлек, ләкин алты айдан да артык булмаган вакытта мәшгульлек үзәгендә исәптә тору. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев