Риф Имамов: «Аз сөйләп, күп эшләргә кирәк!»
«Гигант» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы тармагында һәрдаим югары уңышларга ирешеп килүче хуҗалык. Биредә хезмәт куючылар да, Яңа поселогы халкы да җитәкчедән уңулары хакында җае чыккан саен искә төшереп, рәхмәт укып тора. Ике дистә елдан артык хуҗалыкны югары дәрәҗәдә тоту өчен яхшы белем, саллы тормыш һәм эш тәҗрибәсе, шуңа өстәп зирәклек тә кирәк. Риф Имамов бу сыйфатларга ия булу өстенә, кешелекле җитәкче булуы белән дә күпләргә үрнәк шәхес. Быелгы катлаулы урып-җыю чорында җитәкче безнең белән аралашырга, вәзгыятькә карата фикерләре белән уртаклашырга җай тапты. Аның белән ашлык салынган амбарда, сары диңгезедәй җәйрәп яткан иген басуларында булып әңгәмә кордык.
– Риф Хәнифович, сезнең хуҗалык басулары чисталыгы, башакларның көр, тук булуы белән аерылып тора. Быелгы елны мондый уңышка ничек ирештегез?
– Ашланган җир аш бирә, каралмаганы таш бирә, дигән әйтем бар. Менә бу – арпа басуы. Күңел сөенә бу басуга карап. Хуҗалыгыбызда агрономнар үз эшләренә бик җаваплы карыйлар. Тамырдан, сабактан тукландыруны үз вакытында башкардык. Чүп үләненә каршы көрәшү дә кирәк. Басу чиста булса, комбайнның ургычы тыгылмый. Димәк, эш процессы эзлекле бара. Аннары, бөртекләр дә чиста була.
– Гектарыннан күпме уңыш чыга?
– Быелгы ел өчен уңыш яхшы дип әйтергә дә була: көзге бодайның гектарыннан 26,6 центнер, арыштан 27,5 центнер уңыш алдык. Уртача алганда 24 центнер чыга. Игеннәрнең һәр башагы кадерле. Бәһасез байлыкны югалтуларсыз җыеп алу – төп бурычыбыз. Хәзер аз сөйләп, күп эшли торган вакыт. Авыл хуҗалыгында хезмәт куйган кешенең ел әйләнәсенә һәр минуты исәптә. Безнең хуҗалыкта тәҗрибәле механизаторлар да, яшьләр дә бердәй тырышып эшли.
– Кадрларга кытлык бармы?
– Шунысы куанычлы, кадрлар үзебезнеке. Читтән ялланып эшләүче кешеләр юк. Хезмәт хакын тиешле дәрәҗәдә, үз вакытында түләп барабыз. Ихластан эшләгән хезмәт кешесенең кадерен беләбез. Булсынга дип эшләгән кешеләрне барлык уңайлыклары булган торак белән тәэмин итү мөмкинлеге дә бар. Эш эш белән, кешенең рухи дөньясын да кайгырту кирәк. Тормыш булгач төрле хәлләр була – авырлык килгән кешегә ярдәм итәргә тырышабыз. Бер-береңә рәхмәтле булу – бик кирәкле сыйфат. Җитәкчелек – булсынга дип эшләгән кешене, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белгечләрне санлаганда, үзара хөрмәт булганда гына уңышка ирешеп була. Авыл хуҗалыгы тармагында игенчелек, терлекчелек, орлыкчылык, үсемлекчелек бер-берсенә тыгыз бәйләнгән.
Безнең хуҗалык игенчелек, терлекчелек һәм орлыкчылык юнәлешендә эшли. Бөртекле культуралардан язгы һәм көзге бодай, арыш, солы, арпа үстерәбез. Узган ел гектарыннан 50 центнер бөртеклеләр суктырып алган булсак, быел мәгълүм сәбәпләр аркасында, уңыш бермә-бер кимрәк чыга – җәмгысе 1500 тонна икмәк урып-җыеп алдык. Дөресен генә әйткәндә, гектарыннан 25 центнер – быелгы ел өчен начар түгел. Ләкин хуҗалыкны яшәтү, икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү, авыл хуҗалыгы тармагында җитештерүчәнлекне арттыру өчен гектарыннан 40-50 центнер уңыш алу кирәк. Ни өчен? Чөнки аны куяр урын күп. Беренчедән, орлыкчылык тармагын тиешле дәрәҗәдә тоту өчен; икенчедән, үзебезгә икенче елга орлыкка калдыру өчен; өченчедән, терлекчелек тармагын яшәтү чарасы – катнаш мал азыгы (фураж) ясау өчен тотыла ашлык. Аннан соң, халыкка тарату өчен дә ашлык кирәк – гомер буе терлекчелектә, игенчелектә хезмәт куйган кешеләргә мал азыгы бирәбез.
– Риф Хәнифович, димәк, игенчелек – кыйммәткә төшә торган тармак?
– Яшәеш чыганагы булган бөртекле культураларны үстерү бик кыйммәткә төшә. Быел бәяләр бәйдән ычкынды. Мисал өчен, үткән ел минераль ашламаның тоннасы 1,5-2 мең сум булса, быел ул 4,5 мең сум тора. Хәзер йөз тонна минераль ашламаны 4,5-5 млн сумга сатып алырга туры килә. Ягулык-майлау материалларына хаклар нык артты. Авыл хуҗалыгы техникасы дизель ягулыгында эшли, ә аның литры быел 50 сумга кадәр күтәрелде. Хәзер яңадан үткән гасырга кайту юк – уңайлыклары булмаган, куәте буенча да, техник параметрлары буенча да чит ил техникасыннан күпкә калыша торган комбайннар, тракторлар белән эшләмибез. Механизаторларга, машина йөртүчеләргә эшләү өчен уңай шартлар тудырылган. Запас частьлар өчен артык чыгымнар тотмыйча озак еллар эксплуатацияләнә торган авыл хуҗалыгы техникасы дистә миллион сумнар белән исәпләнә. Шуңа өстәп, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә үз вакытында, тиешле дәрәҗәдә хезмәт хакы түләргә кирәк. Ашлыкның чыгышы башка еллар белән чагыштырганда бермә-бер азрак булуы гына җитмәгән, аны сату бәясе кимрәк, ә үстерү чыгымнары күпкә артты.
– Сез авыл хуҗалыгы тармагында азу ярган, аграрийларга гыйлем бирердәй җитәкче буларак, шушы вәзгыятьтән чыгу юлын күрәсезме?
– Җитәкче стратег булырга тиеш. Авыл хуҗалыгы тармагы һава торышы белән бәйле. Һәрвакыт җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явып тормый. Уңыш фронтында катлаулы хәлләр – артык эссе һәм яңгырсыз яки бик яңгырлы салкынча җәйләр булгалый, көчле давыл борчак покосларын очыртып алып киткән очраклар, иген «диңгезен»дә штормнар булгалый – гарасат кубып ашлыкларны егып сала. 2010 елда хәтәр корылык булды, анысыннан исән-аман чыктык. Быелгы авыр хәлдән дә чыгу өчен чаралар күрәбез. Җитәрлек күләмдә мал азыгы әзерләдек. Мөгезле эре терлекләргә сусыл азык – 10 мең тонна сенаж, силосны базлап куйдык. Шуңа өстәп, кукуруз яхшы гына булып өлгереп килә – вегетатив массасы әйбәт – сусыл, итләч. Аңардан 5-6 мең тонна силос салырбыз дигән ышаныч бар. Борчакның гектарыннан 16 центнер суктырып алдык – елына карата яхшы дип әйтергә була.
– Хуҗалыкчыл җитәкченең үткән елгы запаслары да булгандыр?
– һәр елны терлек азыгын запас белән әзерлибез. Авыл хуҗалыгы тармагында алдан аяк киенеп тору хәерле. Узган ел кукуруздан 9 мең тоннага якын силос салган идек – быел ул мая бик тә ярап куйды.
– Ел авыр килгәч терлекчелек тармагында малларның баш санын арттыруны кичектереп торасызмы?
– Безнең хуҗалыкта сөт җитештерүгә саллы инвестицияләр салына. 660 баш савым сыерыбыз бар. Быел Чехиядән югары продукция бирә торган токымлы 64 баш тана кайтарттык. Нәселлеме мал, түгелме – барысына да яхшы сыйфатлы азык кирәк. Шуңа күрә терлекчелектә «тамак аеру»га юл куймыйбыз. 2021-2022 елны терлекләрне уңышлы кышлатырлык запасыбыз бар.
Тормыш-яшәеш гел бер агымда гына бармый, кешегә сынаулар төрле яклап килә. Иң мөһиме – күңел төшенкелегенә бирелмичә, булганын югалтуларсыз җыеп алырга һәм келәттәгесен дә, баздагысын да исраф итмичә тотарга кирәк.
/ Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев