28 июль 2021 яңалыклары
-
Күңелебез һаман унҗидедә
23 июль безнең өчен бик тә матур вакыйга белән истә калды. Без, Иштирәк авылы мәктәбен тәмамлаучылар, өч классны берләштереп очрашу оештырдык. Чара яңартылган мәктәп янында башланды. Кайчандыр шушы мәктәптә белем алган, беренче чыгарылышлар булган авылдашлар, классташлар укытучыларыбыз Венера Навасовна һәм мәктәп директоры Рима Галимҗановна каршында парталарга тезелешеп утырдылар. Һәрберебез шул елларга кайткандай булды, истәлекле вакыйгалар яңарды. Ул елллар инде шактый артта калган – аз да түгел, күп тә түгел 30 елдан артык вакыт үткән.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен китаплар өйрәтә
Балаларның урамда йөргәндә куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларның игътибарын арттыру максатыннан «Татарстан» совхозы поселогы китапханәсендә «Юл йөрү кагыйдәләрен куллан!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Исерек килеш капкага бәрелгән
Район территориясендә исерек килеш руль артына утыру очраклары көн саен диярлек теркәлә тора. Шундый күңелсез хәлләрнең чираттагысы 25 июль көнне Мәләкәс авылында булды – ВАЗ-21101 машинасына утырган 42 яшьлек ир-ат бер йортның капкасына бәрелде. Сарман районында яшәүче әлеге ир кеше исерек булу өстенә, 18 айга машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителгән булган. Хәзер хокук бозучы РФ Җинаять Кодексының 264.1 статьясы буенча иректән дә мәхрүм ителергә мөмкин.
-
Бәтке авылында карантин
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән районның Бәтке авылында карантин игълан ителде.
-
Мини-футбол буенча район чемпионаты
Авыл җирлекләре арасында Тукай районының 45 еллыгына багышланган чемпионат уза.
-
Модульле ФАПлар төзелә
Быел районда модульле ике фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак. Беренче объект – Кече Шилнә авыл җирлегендә. ФАП сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең региональ программасы нигезендә төзелә. Биредә төзелеш эшләре инде бара, хәзерге вакытта булачак ФАПның стена панельләрен җыю тәмамланган. Төзелеш эшләре 40 процентка башкарылган.
-
Вакцина кадатырга өлгердегезме?
Район үзәк дәваханәсендә коронавируска каршы прививка ясау дәвам итә. Дәваханә поликлиникасының табиб-эпидемиологы Сергей Вдовин белдерүенчә, бүгенгә барлыгы 8600 кеше вакцинаның беренче компонентын алырга өлгергән.
-
Риф Имамов: «Аз сөйләп, күп эшләргә кирәк!»
«Гигант» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы тармагында һәрдаим югары уңышларга ирешеп килүче хуҗалык. Биредә хезмәт куючылар да, Яңа поселогы халкы да җитәкчедән уңулары хакында җае чыккан саен искә төшереп, рәхмәт укып тора. Ике дистә елдан артык хуҗалыкны югары дәрәҗәдә тоту өчен яхшы белем, саллы тормыш һәм эш тәҗрибәсе, шуңа өстәп зирәклек тә кирәк. Риф Имамов бу сыйфатларга ия булу өстенә, кешелекле җитәкче булуы белән дә күпләргә үрнәк шәхес. Быелгы катлаулы урып-җыю чорында җитәкче безнең белән аралашырга, вәзгыятькә карата фикерләре белән уртаклашырга җай тапты. Аның белән ашлык салынган амбарда, сары диңгезедәй җәйрәп яткан иген басуларында булып әңгәмә кордык.