Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерек килеш капкага бәрелгән

Район территориясендә исерек килеш руль артына утыру очраклары көн саен диярлек теркәлә тора. Шундый күңелсез хәлләрнең чираттагысы 25 июль көнне Мәләкәс авылында булды – ВАЗ-21101 машинасына утырган 42 яшьлек ир-ат бер йортның капкасына бәрелде. Сарман районында яшәүче әлеге ир кеше исерек булу өстенә, 18 айга машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителгән булган. Хәзер хокук бозучы РФ Җинаять Кодексының 264.1 статьясы буенча иректән дә мәхрүм ителергә мөмкин. 

25 июльдә Яр Чаллы – Сарман юлында Лада Ларгус автомобиле белән Тайота Рав машинасы бәрелеште. Һәлакәт Мусабай-Завод юлыннан чыгучы беренче автомобильнең трассадан килүче машинага юл бирмәве аркасында чыга. Нәтиҗәдә Лада Ларгуста баручы 6 яшьлек кыз бала һәм Тайота Рав машинасында баручы 42 яшьлек пассажир хатын-кыз күпләгән имгәнүләр ала. Аларның икесен дә БСМПга алып китәләр. 
20 июльдә Яр Чаллы – Комсомолец – Мерәс юлында чыккан авариядә исә Фольксваген Поло автомобиленең ян яктан интервал сакламавы сәбәпче. Йөртүче 42 яшьлек җәяүле хатын-кызны бәрдерә. Җәяүле үзе дә машинага юл бирми. Нәтиҗәдә хатын-кыз тән җәрәхәтләре ала. 

/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев