Риф Имамов: «Аз сөйләп, күп эшләргә кирәк!»
«Гигант» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы тармагында һәрдаим югары уңышларга ирешеп килүче хуҗалык. Биредә хезмәт куючылар да, Яңа поселогы халкы да җитәкчедән уңулары хакында җае чыккан саен искә төшереп, рәхмәт укып тора. Ике дистә елдан артык хуҗалыкны югары дәрәҗәдә тоту өчен яхшы белем, саллы тормыш һәм эш тәҗрибәсе, шуңа өстәп зирәклек тә кирәк. Риф Имамов бу сыйфатларга ия булу өстенә, кешелекле җитәкче булуы белән дә күпләргә үрнәк шәхес.
Быелгы катлаулы урып-җыю чорында җитәкче безнең белән аралашырга, вәзгыятькә карата фикерләре белән уртаклашырга җай тапты. Аның белән ашлык салынган амбарда, сары диңгезедәй җәйрәп яткан иген басуларында булып әңгәмә кордык.