Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вакцина кадатырга өлгердегезме?

Район үзәк дәваханәсендә коронавируска каршы прививка ясау дәвам итә. Дәваханә поликлиникасының табиб-эпидемиологы Сергей Вдовин белдерүенчә, бүгенгә барлыгы 8600 кеше вакцинаның беренче компонентын алырга өлгергән.

«Вакцина кадатуның мөһимлеген аңлаган кешеләр килә. Ә менә предприятие-оешмалар әлегә сүлпәнлек күрсәтә. Хезмәт коллективларының оешкан төстә вакцинациягә кушылуын көтәбез. Кышка кергәнче коллектив иммунитет формалашып бетсен өчен районда көзгә барлыгы 20294 кешенең прививка ясатуы кирәк. Әлегә безнең күрсәткечләр канәгатьләнерлек түгел, шуңа күрә район территориясендәге эре предприятиеләргә мөрәҗәгать итәбез: коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатуда актив булсагыз иде», – ди Сергей Петрович. Аның әйтүенчә, алдан заявка бирүчеләрнең килми калган очраклары да була. 
Поликлиникада вакцинаның «Гам-Ковид-Вак», «ЭпиВакКорона», «КовиВак» дигән төрләре әйләнештә. Сергей Вдовин аңлатуынча, тиздән коронавирус кичергән кешеләр өчен «Спутник Лайт» дигәне кайтачак. Ул бер генә компонентлы.

/Редакция архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев