Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелебез һаман унҗидедә

23 июль безнең өчен бик тә матур вакыйга белән истә калды. Без, Иштирәк авылы мәктәбен тәмамлаучылар, өч классны берләштереп очрашу оештырдык. Чара яңартылган мәктәп янында башланды. Кайчандыр шушы мәктәптә белем алган, беренче чыгарылышлар булган авылдашлар, классташлар укытучыларыбыз Венера Навасовна һәм мәктәп директоры Рима Галимҗановна каршында парталарга тезелешеп утырдылар. Һәрберебез шул елларга кайткандай булды, истәлекле вакыйгалар яңарды. Ул елллар инде шактый артта калган – аз да түгел, күп тә түгел 30 елдан артык вакыт үткән. 

Элеккеге укучылар бүгенге мәктәпнең матурлыгына, ремонтына, укучылар өчен тудырылган уңайлыкларга сокланды. 1972нче елгы балаларның класс җитәкчесе Рәшидә апа янына кереп, хәлен белеп чыктык. Аның хәтеренә шаккатмалы – барысын да әле кичә генә булган хәлләр кебек сөйли. Рәшидә апага олы рәхмәтебезне әйттек. 
Сания апа белән Раиф абый рухына дога кылып, зиратка төшеп мендек. Соңыннан иске мәктәп территориясендә уеннар уйнап, кызыклы хәлләрне искә төшереп, тәм-томнар белән сыйландык.
Инде күбебез бабай, әби булган, кемдер инде пенсиягә дә чыгарга өлгергән. Шулай да күңелебез белән һаман шул 16-17 яшьлек егет-кызлар икәнбез. Очрашуга өлеш керткән һәрбер кешегә зур рәхмәт. Алда әле тагын исәнлектә күрешергә насыйп булсын.
Гөлсинә Жиляева. 
Иштирәк авылы.
Фото Гөлсинә Жиляевадан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев