Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ерак юлга чыгар чак җитте

Республикабызның авыл, район, шәһәр мәктәпләрен тәмамлаган күп меңләгән егет-кызлар мөстәкыйль тормыш юлына аяк басты. Быел Тукай районы гомумбелем бирү мәктәпләренең 11 сыйныфын  94 укучы тәмамлады. Алар өчен Новотроицкое авылының «Солнечный» ял паркында чыгарылыш кичәсе булды. Имтиханнар тапшырып, өлгергәнлек аттестаты алган яшьләрнең күпчелеге белем алуын дәвам итәргә ниятли. Район мәктәпләренең 9нчы сыйныфын тәмамлаган 304 укучының 87се 10нчы сыйныфка укырга барачак, калганнары һөнәри белем бирү колледжларына кереп белгечлек алуны кулай дип саный. Араларында авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт юлын башларга теләүчеләр дә юк түгел. 

Әле кайчан гына барысы да беренче мәртәбә иде: беренче укытучы, беренче кыңгырау, беренче билгеләр, беренче шатлыклар һәм борчулар... Сизелмичә дә үтеп киткән 11 ел. Шул еллар эчендә укучылар белән укытучылар, мәктәп коллективы һәм ата-аналар кулга-кул тотынып белем үрләрен яулады. Нәтиҗәсе яхшы – 11нче сыйныфны тәмамлаучы 94 баланың 27се медалист. Район авылларында гомумбелем бирү мәктәпләрен тәмамлаган егетләр һәм кызлар Татарстан һәм башка республика, өлкәләрдәге югары уку йортларына керергә хыяллана.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы Фаил Камаев тантаналы да, бераз сагышлы да бәйрәм белән тәбрикләде, үзаллы тормыш юлына баскан яшьләргә файдалы киңәшләрен бирде. Аннары сәхнәгә 27 медалист күтәрелде. Бу дулкынландыргыч мизгелләр аларның күңелендә гомер буе сакланыр.
 Кече Шилнә гомумбелем мәктәбен тәмамлаган Резеда Садриева бердәм дәүләт имтиханын рус теленнән 100 баллга, химиядән 99 баллга тапшырды. Шушы ук мәктәп укучысы Алина Исаева рус теленнән 94, химиядән 84 балл, Түбән Суыксу гомумбелем мәктәбен тәмамлаган Индира Хәйретдинова рус теленнән 100 балл, химиядән 72 балл җыйды. Кызларның теләге – табиб булу, алар медицина университетына укырга керергә ниятлиләр. Быел мәктәпне тәмамлаучылардан 16 укучы – инженер-техник, 18е – икътисад, 18е – медицина, 11е – педагогия, 9ы – юридик, 8е – программалаштыру, 3есе – төзелеш, 3есе – нефть, 2се – ветеринария өлкәсен, 2 укучы хәрби хезмәтне сайлаган. Медиа, мәдәният, туризм, лингвистика, халыкара мөнәсәбәтләр, химия-технология юнәлешен – 1әр укучы сайлаган. Җөмләдән, районыбыз мәктәпләрендә уку елы барышында укучыларга профориентация буенча төрле уку йортлары галимнәре белән ZOOM системасы аша очрашулар уздырылды. Бу чараның укучыларга һөнәр сайлауда зур ярдәм булуы әйтелде. 
Чыгарылыш кичәсе концерт номерлары белән үрелеп барды. Мәктәп, балачак, үсмерчак белән хушлашу кичәсендә элеккеге укучылар янә бер кат җырга-биюгә осталыкларын күрсәттеләр, белем биргән укытучыларына, кадерләп үстергән, олы тормыш юлына чыгарган әти-әниләренә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар өчен соңгы кыңгырау чыңлый – балачак белән үзаллы тормыш юлына аяк басу арасындагы бер мизгел ул. Мөстәкыйль тормыш юлының беренче баскычында торган яшьләргә уңышлар гына юлдаш булсын!

/ Рөстәм Зәкиев фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев