Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Риф Зиалтдинов: «Балдан яхшы уңыш көтәбез» 

Узган ел республиканың берничә районында рапс үстерелә торган басу-кырларны пестицидлар белән агулау сәбәпле берничә районда бал кортлары күпләп үлде. Бу күңелсезлек безнең җирлекне дә читләтеп үтмәде. Нечкәбилләр яратып нектар җыя торган басу-кырларны пестицидлар белән эшкәртү алдыннан умартачыларны кисәтергә, басуларны төнлә эшкәртергә тиешлекләре хакында район хакимиятендә уздырылган киңәшмәдә барлык таләпләр дә җентекләп аңлатылды. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар белән умартачылар үзара килешеп эшләгәндә генә эш нәтиҗәле булыр  –  бал кортлары үсемлек-чәчәкләрдән нектар җыеп шифалы бал белән сөендерер. 


Башкортстанның Борай районы Чалкак авылы егете Риф белән Кыйгы районы Йосып авылы кызы Гөлфинә автошәһәрдә – Яр Чаллыда танышалар, кавышалар. Яшь гаилә шул рәвешле ак калада яшәгән булыр иде дә... Әгәр Рифнең әтисе улы белән киленен, авылга кайтып, буыннан-буынга мирас булган затлы һөнәрне дәвам итәргә нәсихәт кылмаган булса. «Без – умартачылар нәселеннән. Минем картәтәй – әтинең әтисе заманында Чалкакта йөзләгән баш умарта тоткан. Бабайлар нәселе турында авылда хәзер дә: «Алар батыр йөрәкле, эшкә уңган, юмарт күңелле иде», – дип сөйлиләр. Картәтәй өч тапкыр җәяүләп хаҗ кылган!» – ди Риф әфәнде бабасы белән горурланып. Бал сатудан кергән акчага ике мәктәп сала Рифнең бабасы. Горурланмаслыкмыни?!
Буыннар чылбыры өзелмәсен, кадерле мирас саклансын дип, Гөлфинә белән Риф Чалкакка кайталар – 70-80 баш умарта тоталар. Колхозда гөрләтеп эшлиләр, тормышлары ал да гөл була. Аннары илдә болгавыр чор башлана – колхоз тарала. Эшсөяр ир белән хатын аптырап калмый – «Янгантау» санаториенда эшли, бер үк вакытта хуҗалыкларында 88 баш умарта тоталар.
Тормыш арбасы шулай матур гына тәгәрәп барганда... сынау. Аның да ниндие әле? «Баланың беләге сызласа, ата-ананың йөрәге авыртыр» дигән әйтем бар. Олы кызлары нык авырый – катлаулы операция ясыйлар. Зиалтдиновларның балдан кергән сәмәне баланы дәвалауга тотыла. Бәхеткә, кыз терелеп аякка баса, югары уку йортын тәмамлый. Ике кызларына югары белем биреп олы тормыш юлына чыгарган ата-ана бүген бәхетле дәү әти, дәү әни. 
Язмыш юллары урау-урау. Менә алар – Гөлфинә белән Риф Зиалтдиновлар янә Татарстанда – Тукай районы Яңа поселогында. Риф, һөнәренә тугры калып, хуҗалык умарталыгында, Гөлфинә склад мөдире булып эшли. «Гигант»та безне яхшы кабул иттеләр, хуҗалык биргән ике бүлмәле фатирда яшибез. Эшебезне яратабыз. Һәр кеше үз вазыйфасына җаваплы караганда гына уңышка ирешеп була. Кешелеккә бәһаләп бетермәслек файда китерә торган бал кортларын саклау – уртак бурычыбыз. Басу-кырларны минераль ашламалар белән эшкәртү алдыннан умартачыларны берничә көн алдан кисәтү өчен җаваплы кеше билгеләп, бу эшне тәртип белән алып барсыннар иде. Умартачылык – отышлы тармак, «Гигант» җитәкчелеге моны яхшы аңлый. Шуңа да бар яклап та булышырга әзер торалар. Риф Имамов хуҗалыкны үстерү, кешеләрнең эш шартларын уңайлы итү өчен тырыша», – диләр ихластан. 
«Тыйнаклык, эшкә җаваплы карау, уңганлык – ирле-хатынлы Гөлфинә һәм Риф Зиалтдиновларның холык-фигыльләрендәге төп сыйфат. Риф Өлфәтович үткән ел 55 баш умартаны кабул итеп алган иде, бүген 77гә җиткерде. Әйтергә кирәк, үткән ел хатыны белән тырышып эшләп, мул уңыш алдылар. Быел да, Аллаһ теләсә, умартачылык продукциясе яхшы булыр. Моңа тулы ышаныч бар», – ди «Гигант» хуҗалыгы җитәкчелеге. 
/ Автор фотосы.  

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев