Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлләр, гөлләр чәчәк атыгыз! 

Гөлләрне яратып тәрбияләсәң алар кешегә шундый ук матур мөгамәлә белән – матурлык белән җавап бирә. Гөлне үзвакытында, дөрес итеп сугарсаң, махсус сыйлар – ашламалар белән аларның сәламәт булуын кайгыртсаң, алар салават күпере төсләренә кереп күзне иркәлиләр. Хәтта ки, «чәчәк атмый торган гөл» дигән тамга салынганнары да чәчәккә күмелеп безне таң калдыра. 

Хакимиятнең төзелеш, архитектура һәм халыкның көнкүрешен тәэмин итү бүлеге баш белгече Дамира Әмирҗан кызы Мадярова администрациягә эше төшеп килгән райондашларыбыз белән дә, шушы бинада эшләүчеләр белән дә ихластан сөйләшә, аралаша. Кайвакыт, эшкә чумып, башлар арып киткән чакларда, коридорда Дамираның көр тавышын ишетәсең дә, бүлмәгә энергетик агым килеп кергәндәй була. Дөньяга, тормыш-яшәешкә позитив карашы белән хезмәттәшләренә, әйләнә-тирәдәге кешеләргә өмет учагыннан очкын кабыза белә ул. Үзе һәрчак шат күңелле, кайвакыт, матур итеп җырлап та җибәрә. Флора, фауна яратучы Дамира эш бүлмәсендәге тәрәзә төбен гөлләр патшалыгына әйләндергән. «Күңелемә яткан эшем, яраткан шөгыльләрем мине бәхетле итә. Тереклек һәм үсемлекләр дөньясын яратам, аеруча – гөлләрне. Иң яратканым – кактуслар һәм толстянка», – ди ул. 
Тәрбия күрмичә кибеп, корып бетү хәленә җиткән ташландык гөлләргә дә җан өрә белүе белән дә сокландыра ул безне. Ташландык гөлләр арасында таныш булмаган гөл туры килсә, ни рәвешле тәрбияләргә кирәклеген өйрәнә. «Гөл яхшы үссен, чәчәк атсын өчен туфракның яхшы сыйфатлы булуы кирәк. Кеше уңайлы фатирда яшәргә омтылган сыман, гөлләрнең дә «өе» – гөл савыты уңайлы булырга тиеш, – дип гөл үстерү серләре белән уртаклаша. 
Дамира иртә белән эш бүлмәсенә керүгә гөлләренең хәл-әхвәлләрен белешә, чәчәк атканнарына мактау сүзләрен яудыра. Ниндиләре генә юк аның эш бүлмәсендә! Тәрәз төбен тутырып утырган кактусларның әле берсе, әле икенчесе төрле төстәге чәчәкләр атып сөендерә. Атна чамасы элек Дамира: «Эхинопсис эйриеза исемле кактусым мөгезчекләр чыгарды, озакламый чәчәк атачак», – дигән иде. Бүген менә иртә белән эшкә килүенә чәнечкеле гөле ак төстәге кыңгыраулары белән сөендергән. 
...Толстянка чәчәк атмый, диләр. Дөрес түгел! Дамираның толстянкасы шау чәчәктә утыра. Халык телендә «Акча гөле» дип йөртелә торган гөлнең итләч яфраклары арасындагы алтынсу-сары, әфлисун төсендәге нәни «кояш»чыклар көн сеен Дамираны «елмаеп» каршы ала. 
Автор фотолары. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X