Хәерле сәгатьтә – урып-җыю башланды!
Игенчеләрнең матур бер гадәте буыннан буынга яшәп килә – уракка төшкәч, иң элек алар бер учма башакны уып, бөртекне тәмләп карыйлар. Бу – күңелне нечкәртә, җаваплылыкны арттыра торган мизгел.
Бераз авырып киткән нарасыен кулыннан төшермәгән ана сыман, быелгысы елны авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре басу-кырлардан күзен алмады - озак вакытлар һава торышының катлаулы торуына хәвефләнделәр, әмма уңышка өметне өзмәделәр.
Быелгысы ел авыл хуҗалыгы тармагы өчен аеруча катлаулы килде – май, июнь айлары коры һәм эссе булды. Безнең район аграрийлары төшенкелеккә бирелмичә мал азыгы туплауда бер генә мөмкинчелекне дә кулдан ычкындырмады. Хәзергесе вакытта яшәеш чыганагы булган икмәк язмышы хәл ителә. Бүгенге көндә һәр игенче, комбайнер, машина йөртүче басуда булганын бөртегенә кадәр җыеп алып, һич кенә дә исрафка юл куймыйча амбарларга илтеп җиткерү максаты белән хезмәт куя. Район башлыгы Фаил Камаев һәм авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре, җирлегебездә эшләп килүче хуҗалыкларда, КФХларда булган техниканың урып-җыюга әзерлеген тикшерделәр. Һәр комбайнерның үзе идарә итәчәк кыр корабын тиешле дәрәҗәдә әзерләвенә инанып, карап чыктылар. Агымдагы елда безнең районда 43 мең гектар бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп аласы бар. Бу эшне уңышлы башкарып чыгу максатыннан хуҗалыклар 4 комбайн сатып алды. Тукай районында бер комбайнга, шартлы рәвештә, 367 гектар җирдә эш башкарырга туры килә.
Шимбә көнне «Гигант» хуҗалыгында 3 комбайн 40 гектар җирдә техник культураларны суктырды.
– Гектарыннан 16 центнер борчак чыга, бу – быелгысы ел өчен яхшы, ди белгечләр. Шунысы сөенечле, «Кама» агрофирмасында да борчак уңышы яхшы.
С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта 50 гектар җирдә орлыкка горчица суктырыла башлады.
«Гигант» хуҗалыгында исә көзге бодайны урып-суктыруга тотындылар. Елына карата, уңышы яхшы. Хәерле сәгаттә булсын, булганын түкми-чәчми җыеп алырга язсын!
/ Р. Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев