Татарстан Республикасы көнендә Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев тантаналы рәвештә 14 яшьләрен тутырган кызларга һәм егетләргә Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшырды. Әлеге онытылмаслык вакыйга капиталь ремонттан соң ишекләрен кабаттан ачкан Новотроицкое авылындагы яшүсмерләр клубында узды.
Һәрбер 14 яшьлек кеше өчен беренче паспорт алу — тормыштагы иң мөһим этапларның берсе, олы тормыш җаваплылыгына һәм яңа мөмкинлекләргә таба ясалган зур адым. Ә илнең төп документын нәкъ менә шундый зур бәйрәм көнендә тапшыру бу вакыйганы икеләтә үзенчәлекле һәм истә кала торган итә.
Максатларга таба — тик алга!
Район башлыгы яшь егетләрне һәм кызларны бу мөһим вакыйга уңаеннан җылы котлады һәм аларга үзенең изге теләкләрен җиткерде:
«Бүген, Республика Көнендә, без 14 яше тулган яшь райондашларыбызга паспортлар тапшырдык. Барлык егетләребезне һәм кызларыбызны чын күңелдән котлыйм! Аларга илебезнең һәм районыбызның лаеклы гражданнары булып үсүләрен, һәрвакыт алга баруларын һәм куелган барлык максатларына ирешүләрен телим», — дип ассызыклады район башлыгы.
Чара үткәреләчәк мәйданчыкны сайлау да үзенә күрә бер символик мәгънәгә ия иде. Дәүләт программалары кысаларында тулысынча яңартылган Новотроицкое авылындагы яшүсмерләр клубы — республикада һәм районда яшь буынның һәрьяклап үсүе, иҗаты һәм үз-үзен тануы өчен заманча шартлар тудыруның ачык мисалы булып тора.
«Әни, мин барысына да әзер!»
Бу дулкынландыргыч мизгелне балалар белән бергә бүлешергә аларның иң якын кешеләре — әти-әниләре һәм туганнары килгән иде. Илебезнең яңа гражданнарының гаиләләре үзләренең ихлас хис-тойгылары һәм шатлыклары белән уртаклаштылар.
Олы Шилнә авылыннан килгән Диләрә Балдина өчен бу көн олы улы Леонид белән горурлану өчен зур бер сәбәп булган:
«Бу безнең гаиләдә беренче паспорт, аны олы улыбыз ала. Әлбәттә, без бу вакыйганы бик көттек һәм нык дулкынландык. Шудый искиткеч бәйрәм оештырганнары өчен зур рәхмәт», — дип уртаклашты ул.
Диләрә ханым елмаеп, иртән улыннан имза куярга онытмавын һәм тагын бер кат күнегүләр ясавын сораган булган. Бу үтенечкә Леонид ышанычлы гына: «Әни, мин барысына да күптән әзер, барысын да беләм!» — дип җавап бирә. Егет үзенең беренче рәсми автографын бу көнгә кадәр бик җентекләп өйрәнгән һәм тантана вакытында үзен аеруча да нык, шулай ук бер дулкынланмыйча тотты.
Гаиләләр өчен зургорурлык
Үзенең тәэсирләре белән «Татарстан» совхозы поселогыннан килгән Эльвина Асылмәрдәнова да уртаклашты:
«Әлеге документны нәкъ менә Татарстан Республикасы көнендә, өстәвенә шундый яңа бинада тапшырганнары өчен мин зур шатлык һәм горурлык хисләре кичердем», — диде яшь кыз.
Эльвина да үзенең беренче имзасын алдан ук һәм тулысынча мөстәкыйль рәвештә уйлап тапкан. «Мин аны бер тапкыр уйладым да аннары һәр җирдә яза башладым, миңа беркем дә булышмады. Мәктәптә генә нәрсә кулланырга яраганын, ә нәрсәне ярамаганлыгын бераз әйтеп җибәрделәр», — дип сөйләде ул.
Эльвинаның әнисе Анна Николаевна да бу мизгелдә дулкынлануын көчкә тыеп торуын яшермәде:
«Минем өчен бу искиткеч дулкынландыргыч вакыйга. Олы кызым паспорт алды һәм Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданины булды. Безгә нәкъ менә шундый тантаналы көндә, мондый гүзәл бинаның ачылышына килергә тәкъдим иткәч, без шунда ук ризалаштык. Гаиләбез өчен бу — зур хөрмәт һәм әйтеп бетергесез горурлык!»
Районның сигез яшь гражданины өчен бу бәйрәм көне олы тормыш юлы башының һәрвакыт якты, җылы һәм онытылмаслык мизгеле булып күңелләрендә мәңгегә уелып калачак. Җитәкчелек исә яшьләрнең туган як традицияләрен хөрмәт итүләрен һәм киләчәктәге уңышлары белән Тукай районы данын еракларга таратуларын теләде.
Нет комментариев