Якты юл
  • Рус Тат
  • Тормыш матур – яшәү ямен белсәң

    Аның тормыш арбасында барысы да бар: парлы-ярлы гомер юлы, тол калып ялгыз канат кагыну, язмыш бүләге – иңен куярлык ике ир солтаны – уллары, күңел һәм маңгай күзен иркәләрлек гөле – кызы, балдан татлы оныклары, үз улы белән үз кызларыдай киленнәре, эшләп тапкан бәрәкәтле мал-байлыгы...  Санасаң – санап, исәпләсәң исәпләп бетерә алмаслык нигъмәтләр! 

    Иске Байлар авылында гомер итүче Икълимә Гәрәева әнә шундый – бик бай, сабыр, киң күңелле ханым. Ул менә шул байлыкларга шөкер итә белә. Гомере буе авылда яшәүче ханым шытып чыккан нәни гөлчәчкәгә, матур итеп  сайраган кошларга карап сөенү хисенә ия. Бар нәрсәдә матурлыкны күрә белгән күңеле бар аның. Менә шул сыйфатлар аны сөйкемле, нурлы итә. 
    Биш-алты яшеннән хуҗалыкта кул арасына керә башлаган Икълимә гомеренең һәр минутын файдалы эш-гамәл белән үткәрә. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дигән әйтемне тормышка ашырып яшәүче 65 яшьлек ханымның эшләп тапканы бәрәкәтле. Икълимә ханымның буш сүз сөйләп, юкны бушка аударып йөрергә вакыты да, теләге дә юк. – Унбиш яшемнән сыер саудым. Хәзер дә тормыш арбасын рәхәт итеп тартам. Алты бозау алдым, өчесе тана, өчесе үгез бозау. Үгез малының итен кайберәүләр өнәп бетерми. Туклану рационы дөрес булса, үгез ите дә авызда эри торган була. Ярминкәдә ит сату минем өчен проблема түгел – даими сатып алучыларым бар. Аллаһның биргәненә шөкер, сыердан да уңдым, сөте – куе, тәмле. Күп итеп тавык, үрдәк асрыйм. Балаларымны экологик яктан чиста ризык белән тәэмин итә алуыма сөенеп, күңелем үсеп эшлим, – ди уңган хуҗабикә. Егерме елга якын иң шәфкатьле һөнәр иясе – халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли ул. Ялгыз, караучысыз калган, өлкән кешеләрнең борчуларын уртаклашып, мәшәкатьләрен үз өстенә алып, кулыннан килгәнчә ярдәм итеп яши. Вакыт-вакыт өлкәннәрне камыр ашлары пешереп сыйлый. – Пенсиягә чыккач та ун ел эшли алуыма шөкер итәм. Быел чын-чынлап пенсиягә чыгарга булдым. Балаларым да, туганнарым да: «Үзең өчен яшә инде. Рәхәтләнеп ял ит!» – диләр. Менә шуны аңламыйм, ничек була ул «үзең өчен яшәү»? – дип әйтә дә, беравык тын торгач: – Алты бала – биш кыз, бер малай үстек. Кулыбыздан килгән эшне ялт итеп эшләп куя торган идек. Эшләп үскән бала ата-анасын да кадерли, үз хезмәте белән тормышын бөтәйтергә өйрәнә. Без – эш кадерен беләбез, Ә иң зур байлыгыбыз – дуслык! Бер-беребезнең шатлыгына сөенеп, борчу-мәшәкатенә көенеп, ярдәмләшеп яшибез. Ике улым белән кызым, киявем белән киленнәрем – үзара дус-тату. Ял көннәре җитүгә шушында – төп нигезгә җыелабыз. Бөтен эшне күмәк башкарабыз. Иремнең вафатына унтугыз ел. Балаларым, туганнарым ялгызлык белән бергә-бер калдырмыйлар. Тормышның мәгънәсе шундадыр, – дип яшәү яме хакында фикерләре белән бүлешә. 
    Эдуард – гаиләдә ир-ат затыннан иң олысы, әтисе вафат булгач ул дилбегәне үз кулына ала – ирләр сүзе кирәк булган урында аның фикере алдан йөри. Яшьтән үк эшкә, тормыш-яшәешкә карата җаваплылык хисе тәрбияләнгән аңарда. Менә егерме өч ел инде ул Күзкәй авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын ихласлык белән, яратып башкара. Икълимә белән Рәкыйп Гәрәевләрнең балалары – өчесе дә, туган-үскән җирләренә тугры калып, Тукай районы җирлеге халкына хезмәт итә. Быел Сабантуйда Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев Президентның «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. Районның яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев абыйсы үрнәгендә эшенә җаваплы карый – җирлегебездә спортны үстерү, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен зур тырышлык сала. Район хакимиятендә бухгалтер булып эшләүче Илүзә хакында хезмәттәшләре бары тик җылы сүзләр генә әйтә. Башкаларга үрнәк булырдай балалар тәрбияләп үстергән Икълимә Гәрәеваның йорт-җире, абзар-курасы, бакчасы ялт итеп тора. Ишек аллары гөлчәчкәгә күмелгән, өстәл чаклы җир кишәрлеге дә буш түгел – ямь-яшел түтәл булып утыра. – Һава торышы үзенчәлекле булгач, быел күпчелек кеше кишер шытып чыкмады, яшелчәләрдән уңыш аз булачак дип зарлана. Сезнең түтәлләрегез, СубхәәнАллаһ, яшел хәтфәдәй, берәр төрле чарасын күрәсезме әллә? – дип кызыксынам хуҗабикәдән. – Ихатадагы коебызның суын сибеп үстердем. Агач-куаклар, яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр җан иясе сыман, сөйләшкәнне ярата. Аннары, һәр нәрсәнең үз вакыты, «Арыш чәчсәң көлгә чәч, сабан чәчсәң суга чәч» дигән әйтем калган борынгылардан. Иртә утырткач, дымлы җирдә шытып калдылар. Шунысы да бар, ел елга охшамый. Быел иртә утырту хәерле булды. Игътибар күрсәтсәң, бакчаңдагы һәр үсемлек мул уңыш белән җавап бирә. Оныкларымны эш белән тәрбиялим, кайсы тавык-чебеш ашата, кайсы чүп утый, кайсы бозауларга су эчерә. Яшьтән эшләп үссеннәр дип көчләреннән килгән эшне кушабыз – тыңлыйлар, Аллаһка шөкер, – ди Икълимә ханым яшь буынның да үзләренә охшавына куанып. – Балаларым кышлыкка малларга печән әзерләп куйды. Корылык дип авыз тутырып сөйлиләр, кеше күңеленә шом салырга ярамый. Бәрәңгеләр дә матур гына чәчәк аттылар. Яшелчәләр дә әйбәт. Яңгыр яуган җирдә икмәк булыр дип уйлыйм. Артык хафаланырга, пессимизмга бирелергә ярамый. 2010 елда корылык булды, үзебез дә, мал-туар да ач булмадык. Быел да, тырышкан кешегә, печән әзерләргә була. Изге теләкләр теләп, игелекле эшләр эшләргә кирәк, – ди һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы, алдагысы көнгә өмет белән караучы ханым. 
     / Автор фотосы. 

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: