Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иген уңышы – уртак хезмәт җимеше

Игенченең уңганлыгы, игенченең тырышлыгы – кырларыннан күренә,  – дип икмәк үстерүчеләргә дан җырлыйбыз. Игенче ничек кенә тырышмасын, быелгысы елны кыр-басулар төрлечә булды. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең зур тырышлык куюларыа да карамастан кыска сабаклы, зәгыйфь башаклы, бөртекләрнең бердәм рәвештә, тигез булып тишелеп чыкмавы сәбәпле сарылы-яшелле иген кырларын күргәч йөрәк сыкрый. Ел елга охшамый – һава торышы төрлечә – эссе һәм коры (явымсыз) яки салкынча һәм бик явымлы килеп адәм баласын сыный. 

«Кама» агрофирмасының «Игенче» бригадасы көзге бодайны урып-җыюга кереште. – Урып-җыю чоры  игенче өчен иң зур имтихан – саллы хезмәт куеп үстергән ашлыкның һәр бөртеген югалтуларсыз җыеп алу  быелгысы елны аеруча кискен тора.Бу басуда гектарыннан 27-30 центнер ашлык чыга. Быелгысы ел өчен бу күрсәткеч яхшы,  – ди агроном Флүс Нурлин. 
«Кама» агрофирмасында хезмәт куючы механизаторлар арасында яшь механизаторлар байтак. Данис Гыйләҗетдинов урып-җыюда өченче сезонын эшли. Хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләгән эшсөярләр Динар Нуретдинов, Илдан Нуретдинов, Нурфат Яхин, Марат Камалов авылда калу нияте белән яшиләр. Теләнче Тамак авылы егете Булат Әһлиуллин: «Бер ел комбаинер ярдәмчесе булып эшләдем. Быелгы сезонда штурвал артында – үзем. Яныбызда һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы тәҗрибәле хезмәттәшләрем булганга техника белән идарә итүдә тулы ышаныч сизәм», – ди биредә эшләвенә канәгать булуын белдереп. Шунысы сөенечле, яшь буын икмәк кадерен, хезмәтнең тәмен белә. – Яшьләр быел комбайнер ярдәмчесеннән башка – үзаллы эшлиләр, өлкәннәр үрнәгендә үз эшләрен күңел биреп башкаралар. Алар белән эшләве рәхәт, – ди звено җитәкчесе Илгиз Муратов. 
– Кәефләр ничек? – дим төшке ашка туктаган игенчеләрнең күңел халәтен чамаларга  тырышып. – Уңышның чыгышына карап! – диләр беравыздан һәм халык әйтемен  үзгәртмичә генә: – Ашауга карап,  – дип тә өстиләр. – Ашау әйбәт бездә. Эш сәгате дәвамында ике тапкыр кайнар ризык белән тукланабыз. Аш-су әзерләүчеләр ризыкны тәмле пешерәләр. Рәхмәт үзләренә,  – диләр урып-җыю батырлары.
 «Игенче» бригадасында урып-җыюда беренче баручы Фәнис Исламов куәтле чит ил техникасы – Claas Lexion белән идарә итә. «Иң яхшы комбаинчы – 2016» бәйгесендә җиңеп саллы премия алган комбайнер: «Агрономнар басу-кырларны яхшы тәрбияләгәнгә күрә иген «диңгезе» сап-сары – чүп үләне юк. Бу – эшнең тиз арада башкарылуына һәм сыйфатына йогынты ясый торган фактор. Басулар чиста булгач комбаинның ургычы тыгылмый – тоткарлыксыз эшлибез. Бүгенгесе көнгә 5 мең центнердан артык борчак һәм көзге бодай суктырдым. Алдагы елларда сезонга 50 мең центнердан артык бөртеклеләр һәм техник культуралар суктырган идем. Быел уңыш ул кадәр үк булмавы көн кебек ачык, шулай да күңелемне төшермим, булганының бәрәкәтен бирсен. Мондый басу – быелгы ел өчен зур казаныш инде ул, – ди чирек гасыр басу-кырлар сулышын тоеп эшләгән алдынгы комбайнер. – Иген уңышы – уртак хезмәт җимеше. Тамагы тук кешенең кәефе күтәренке, хезмәт җитештерүчәнлеге дә югары була. Тәмле ризык әзерләүче һәм басуга китерүчеләр: Ләйлә Сиразова, Лилия Якшыбулова, Гөлүсә Латыйпова һәм машина йөртүче Мөнәвир Хәмидуллин үз эшләрен төгәллек белән башкаралар. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүче Дилшат Мингалиев, ремонт эшләрен башкаручы Петр Максимов эшләренә җаваплы карыйлар. Агроном буларак, быелгы елның үтә катлаулы булуын үз җилкәмдә татырга туры килде. Һава торышының көйсезлекләренә бирешмәү өчен төрле ысулларны кулландык. Тамырдан, сабактан тукландыру быел аеруча нәтиҗәле булды. «Игенче» бригадасында уңышка өмет бар. Булганын әрәм-шәрәм итиүләргә юл куймыйча җыеп алу – төп максатыбыз, – ди ике дистә елдан артык агроном булып хезмәт куючы Флүс Нурлин.  
«Басуларыбыз өметле»  – ди тәҗрибәле игенчеләр Фәнис Исламов, Флүс Нурлин һәм яшь звеньевой Илгиз Муратов.

Реклама

 / Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X