Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Туры юлга өндәү – нәсыйхәт кылу

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим Аллаһ Коръәндә «Тәүбә» сүрәсенең 71нче аятендә: «Мөэмин ирләр үә мөэминә хатыннар бер-берсенә дуслар һәм ярдәмчеләр: алар кешеләрне иманга, дингә, яхшылыкка өндәрләр һәм начарлыктан тыярлар, намазларын вакытында үтәп, зәкятләрен бирерләр, һәр эштә Аллаһка һәм Аның Рәсүленә итагать итәрләр. Шундый кешеләргә Аллаһ тиз рәхмәт кылыр, тәхкыйк, Аллаһ – Галиб үә Хәким дип кешеләрне туры юлга өндәргә кушкан һәм хәерле-файдалы нәсыйхәт кылуның изге гамәл булуын әйткән. 

Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Дин ул – эчкерсез нәсыйхәт» дигән. Рәсүлебездән: «Кемнең нәсыйхәте?»  дип сорагач: «Аллаһның, Аның китапларының, рәсүлләрнең, имамнарның һәм гади мөселманнарның (нәсыйхәте)» дип җавап биргән.
Аллаһ ризалыгы өчен дип, ихластан ниятләп, башкаларны туры юлга басарга дәгъвәт кылган кешегә әҗер-савап белән бергә, аның сүзен кабул итеп, туры юлга кергән кешенең дә әҗере биреләчәк. 
Исламга төрле юллар белән өндәп була. Кайвакытта Коръәннән бер кыска сүрәнең мәгънәсен яисә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдисенең мәгънәсен үз телебездә сөйләп аңлатканнан соң, Аллаһ ярдәме белән, кеше туры юлга баса. Кайвакыт, борчу-мәшәкатькә чумган, кайгылы кешегә җылы сүз әйтү, аны юату аның туры юлга керүенә сәбәп була. Шул рәвешле, дәгъватче кемнең дә булса туры юлга керүенә сәбәпче була, әлхәмдүлилләһ. Без шуны истә тотарга тиешбез – һидәяткә, туры юлга күндерүче – Аллаһ, без – бары тик сәбәпчеләр генә. 
Кешене туры юлга өндәгәндә сабыр булу кирәк. Аллаһ Коръәндә «Нәхел» сүрәсенең 125нче аятендә «Раббың юлына кешеләрне хикмәт һәм тәэсирле, яхшы вәгазьләр белән чакыр. Дәхи, кешеләргә хаклыкны төшендерү өчен алар белән иң күркәм юллар белән тартыш» дип әйткән. Исламга чакыру ул – үзеңдә булган белемне башкалар белән уртаклашу, ә гыйлем – туры юлны күрсәтүче маяк. 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм сабырлык, түземлекнең иң гүзәл үрнәге. Ул кешеләрнең мәгънәсез, күңелгә тия торган сорауларын зур түземлек белән тыңлаган һәм аңлаешлы итеп җавап биргән, кешегә яхшы аңлашылсын өчен, әйткән сүзләрен өчәр тапкыр кабатлаган. 
Тормыш булгач төрле хәлләр була, кайвакыт үзара үпкәләшүләр дә булмый калмый. Андый очракларда Аллаһ ризалыгы өчен бер-беребезне кичереп яшәргә тырышыйк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм бу хакта: «Кешеләр белән аралашып яшәгән һәм аларны гафу итә белгән кеше аралашмыйча яшәгән һәм үпкәчел кешедән хәерлерәк» дигән. Гафу итү – күркәм холык билгесе. Күркәм холыклы булырга омтылыйк, бер-беребезне туры юлга өндик.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев