Марат Сафин: «Терлекләр – тук, өстәлләр – мул булыр!»
Тургай – басу-кырлар өстендә – күктә игенчегә мәдхия җырлый. Әнә ул – зәңгәр күктә, канатларын җилпи-җилпи югарыга күтәрелә. Ә моңы! Тургайлар җыры күңелне күтәрә, эх, килсен иде күче белән яңгыр болыты, күкләрне күкрәтеп, яшен камчыларын уйнатып яусын иде зарыгып көткән яңгыр! Игенчеләрнең, гомумән, авыл кешесенең күзе күккә текәлгән – анда кулъяулык сыман болыт кисәге күренсә, яңгыр явар дип өметләнә. Күпчелек вакыт, ни кызганыч, ул болытлар урап узалар шул. Бәхеткә, җирлегебездә шушы катлаулы ситуацияне алдан чамалап эш итә белгән тәҗрибәле, белемле җитәкчеләр бар. Алар авыр хәлдән чыгу юлларын эзлиләр һәм проблеманы чишү өчен бар сәләтләрен эшкә җигәләр.
Районыбыз хуҗалыкларында, КФХларда сенажга салына торган беръеллык, күпъеллык үләннәрне тамырдан, яфрактан тукландырып, чыгымлы булса да, ясалма сугару агрегатларын эшкә җигеп – үзвакытында сәбәбенә дә, әмәленә дә керешү аркасында гына мал азыгы әзерләү тулы куәтенә бара. Хәстәрлекле хуҗалыкларда кайда, нинди чабарлык үлән бар – барысын да кыркып рулонга төрәләр – печән әзерлиләр. Бүгенгесе көндә беръеллык үләннәрдән сенаж салу эше киң колач белән бара. С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта мал азыгы әзерләүнең иң кызган мәле. Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин белән шул хакта сөйләшәбез.
– Марат Тәлгатович, быел һава торышының кырыслыгына да карамастан, басу-кырларыгыз бик матур күренә. Мал азыгын җитәрлек күләмдә әзерлоәрсез төсле?
– Мал азыгы – хуҗалыкны яшәтүче төп ресурс. Безнең хуҗалык нәселле, мөгезле эре терлек асрау һәм орлыкчылык тармагын үстерүгә көйләнгән. Барлыгы 6000 гектар сөрүлек җиребез бар. Язгы бодай 1902 гектар, уҗым бодае – 800 гектар җирдә игелә. Мал азыгы 2430 гектар җирне били. 830 гектар җирдә беръеллык үлән культуралары үстерелә. Беръеллык үләннәрне чабып халыкка пай җире өчен 2 шәр төргәк (рулон) печән, 5 әр центнер бөртекле ашлык (арпа) өләшәбез. Хуҗалыкта 2450 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 700 е – савым сыеры. Тәүлегенә 20 тонна сөт савып алабыз. Игенчелек, үсемлекчелек (мал азыгы), терлекчелек – тулы бер чылбырны тәшкил итә. Бу тармаклар бер-берсенә нык бәйләнгән, бер буыны тулы куәтенә эшләми икән, авыл хуҗалыгы тармагы аксый башлый. Токымлы мал асрау аеруча зур җаваплылык сорый, безнең хуҗалыкта терлекләрне баланслы тукландыру системасы буенча эш алып барыла. Сыйфатлы, туклыклы мал азыгын тиешле күләмдә әзерләмәсәң, тәүлеклек савым күзгә күренеп кими. Зарлануым түгел, май, июнь айларының үзенчәлекле килүе авыл хуҗалыгы тармагының һәр өлкәсенә дә сизелерлек йогынты ясады. Быел 7600 тонна тупас мал азыгы – сенаж салырга планлаштырган идек, шуның яртысыннан күбрәге салынды. Дөресен әйтергә кирәк, яңгыр булмау һәм көннәрнең үтә эссе булуы сәбәпле күпъеллык үләннәрнең вегетатив массасы үткән елгы кебек сусыл, итләч булып җитешмәде. Июльдә яңгырлар яуса икенче чабуда бәлки хәл яхшы якка үзгәрер, – ди хуҗалык җитәкчесе. – Терлекчеклек тармагы аякта нык басып торсын, рентабельле булсын өчен сыйфатлы, туклыклы мал азыгы (сенаж, силос) салынган базларның тулы булуы кирәк.
– Яшәү чыганагы булган игеннәрнең торышы бүгенге көндә һәммәбезне дә сагаерга мәҗбүр итә. Уңыш ничегрәк булыр икән?
– Язгы бодайдан елына карата яхшы уңыш алырбыз дип өметләнәбез. Язгы бодай башакка тулышу стадиясендә. Ә менә уҗым бодае (көзге бодай) басулары бик сөендерми, уңышы үткән елгыдан күпкә азрак булыр. Ләкин без төшенкелеккә бирелмибез. Хезмәтенә җаваплы карый белә торган эшче кадрлар – иң олы хәзинә. Һәр учма печәннең үзвакытында чабылуын һәм төргәкләнүен, яшел массаның әрәм-шәрәм ителүенә юл куймыйча базларга салынуын тәэмин итәрдәй уңган механизаторларыбыз, машина йөртүчеләребез бар, – ди авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырышлыгын бәяли белүче җитәкче. Шуңа да, С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта туган авылын, үз халкын яратучы, авыл тормышын үз итүче яшьләр тырыш хезмәт куя. Бертуган Илнур белән Илмир Габидуллиннар язын, җәен, көзен хуҗалык басу-кырларында механизатор булып эшлиләр, кышын фермада хезмәт куялар. Әйтергә кирәк, игезәкләр алдынгы механизатор булу өстенә район мәдәнияты күгендәге якты йолдызлар, җирлегебездә үтүче һәр чараның бизәге. Аларның моңлы җырларын – мәгънәле чыгышын халык алкышларга күмә.
– Авылда калуыңа үкенмисеңме? – дим Илнурның күңел кылын тарткалап.
– Әни яшьли тол калып безне – өч ир баланы тәрбияләп үстерде, күңелебездә туган якка карата мәхәббәт хисләрен сала белде. Абый – мәктәптә укыта. Игезәгем белән мин – хуҗалыкта эшлибез. Хезмәтебезгә түләү яхшы. Намуслы хезмәт куеп яшәүгә ни җитә! – ди Илнур Габидуллин.
– Яшьләрнең авылда калуы сөенечле, – дип сүзгә кушыла тәҗрибәле механизатор Назыйм Вәлиев. – Эше дә, ашы да бар бездә. Тырышкан кешене хөрмәтләү дә бар. Үзем шушы авылда туып-үстем. Ак калага китеп бераз яшәп алдым да, җир улы булуымны аңлап, кире туган ягыма кайттым. Тормыш иптәшем Гүзәл Фәйзрахман кызы – мәдәният йорты директоры булып эшли. Туган җиребездә гөрләтеп яшибез. Чит илдә эшләнгән акыллы, уңайлы техника белән идарә итү җанга рәхәтлек бирә. Әлеге басуга карап сөенәм – елына карата беръеллык үләннәр әйбәт. Маллар тук булачак, – ди вика, арпа борчактан торган азык катнашмасын комбаины белән егып тезмәләргә салучы механизатор Назыйм Вәлиев. Утыз елдан артык туган җирендә, үз халкына хезмәт итүче тәҗрибәле механизатор Назыйм Вәлиев үзләренә алмашка хезмәт яратучы яшь буын килүенә сөенә. Беръеллык үләннәрне комбаинда теземнәргә салучы Илдар Сәгыйдуллин, Андрей Беспалов хуҗалыкта рәхәт итеп эшләү өчен барлык шартлар да тудырылуын әйтәләр. Машина йөртүче Рифкать Сәгыйдуллин, Фәнил Дәүләтшин, Ирек Ибраһимов, Илгиз Сәйфуллин – яшел азык катнашмасының бөртеген дә җилгә очырмыйча базга ташыйлар. Алар беравыздан: «Авыл хуҗалыгы тармагында буыннар чылбыры өзелмәсен, эшләп тапкан һәр микъдар ризыгыбыз бәрәкәтле булсын», – диләр.
ФОТО/ Р.Зәкиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев