7 июль 2021 яңалыклары
-
Юл кырыенда чүпләмә!
Машинадан чүп ташлаган өчен автомобильчеләргә штрафлар кертергә тәкъдим ителә.
-
Абитуриентларга ярдәм
Тукай районы мәктәпләрен тәмамлаучылар спорт казанышлары өчен көтеп алынган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» билгеләрен алдылар.
-
Билгеләнү
Район башкарма комитетының аппарат киңәшмәсендә мәгариф бүлегенең яңа башлыгы билгеләнде.
-
Шәхси хуҗалыклар өчен субсидияләр
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларның савым сыер, кәҗәләрне асрауга тоткан чыгымнарының бер өлешен кайтару өчен гаризалар кабул итә.
-
Марат Сафин: «Терлекләр – тук, өстәлләр – мул булыр!»
Тургай – басу-кырлар өстендә – күктә игенчегә мәдхия җырлый. Әнә ул – зәңгәр күктә, канатларын җилпи-җилпи югарыга күтәрелә. Ә моңы! Тургайлар җыры күңелне күтәрә, эх, килсен иде күче белән яңгыр болыты, күкләрне күкрәтеп, яшен камчыларын уйнатып яусын иде зарыгып көткән яңгыр! Игенчеләрнең, гомумән, авыл кешесенең күзе күккә текәлгән – анда кулъяулык сыман болыт кисәге күренсә, яңгыр явар дип өметләнә. Күпчелек вакыт, ни кызганыч, ул болытлар урап узалар шул. Бәхеткә, җирлегебездә шушы катлаулы ситуацияне алдан чамалап эш итә белгән тәҗрибәле, белемле җитәкчеләр бар. Алар авыр хәлдән чыгу юлларын эзлиләр һәм проблеманы чишү өчен бар сәләтләрен эшкә җигәләр.