«Безнең доктор!»
Шәфкать туташы! Бу һөнәр ияләрен безнең халык шундый күркәм исем белән атаган. Димәк, медицина хезмәткәре беренче чиратта шәфкатьле, миһербанлы, кеше хәленә керә белүчән булырга тиеш. Фельдшерларга авыл халкы «Безнең доктор!» дип хөрмәтләп дәшә. Чынлыкта да шулай, авыл җирендә шәфкать туташы, фельдшер – сала докторы инде ул. Яңа Мусабай авылы ФАП мөдире Гөлнурум Гайнетдинова нәкъ шундыйлардан.
Бу һөнәрне сайлауда Гөлнурумга әнисе сәбәпче булган һәм... тагын бер кеше – поселокларындагы фельдшер. «Аның тарихы болай, – дип моннан алтмыш еллар чамасы элек булган хәл-вакыйгаларны сөйли Гөлнурум ханым. – Әнием астмадан интекте. Бик җитди авыру. Шундый мизгелләр була иде ки, әниемнең «үләмме, каламмы?» дигән чакларында, сабый чагымда, сеңелләрем белән бергә елаудан ары бернишли алмый идек. Поселоктагы фельдшерга йөгереп барабыз, ә ул килергә ашыкмый. Ничаклы гомер узган бит инде, хәзер исемен дә искә төшерә алмыйм, әллә Люба, әллә Люда иде. Әгәр дә ул фельдшер шул моментта ук безнең белән килеп әнигә беренче ярдәмне күрсәтсә исеме дә истә калыр иде. Аннары, үсә төшкәч, әнинең чире кузгала башлауга нинди чара кулланырга кирәклеген өйрәндем. Беренче ярдәмне күрсәтәм – әнинең хәле бераз яхшыра, яшәүгә өмет уяна. Күпмедер вакыттан фельдшер килә дә: «Менә бит, әниегезнең хәле яхшырган, – дип әйтә дә, китеп бара. Әнине терелтәсе килү теләгем шулкадәр көчле булды ки, мин мәктәпне тәмамлагач ике дә уйламыйча Уральск медицина училищесына укырга кердем», – дип сөйли Гөлнурум Гайнетдинова.
Кеше кайгысын үзе аша үткәрү, авыруның хәленә керә белү әнә шулай балачактан салынган Гөлнурумга. Ярты гасырдан артык, төгәлрәге, 51 ел буе халыкка медицина хезмәте күрсәтү чорында гомеренә куркыныч янаган инсанга беренче ярдәмне үзвакытында, дөрес итеп күрсәтүе сәбәпле күпме кешенең гомере сакланып калган.
– Казахстаннан Яңа Мусабай авылына күченеп кайтуыбызга чирек гасыр булды. Авылны, аның кешеләрен чын күңелдән яратам. Мәрхүм ирем Сәлимҗан да үз иткән иде бу якларны. Без кайтканда авылда 90 кеше булса, хәзер 300 кеше теркәлеп яши. Шунысы сөенечле, яшьләр дә күбәйде. Улым, киленем, оныгым – дус-тату булып бергә яшибез. Кызым белән киявем дә шушында өй җиткерәләр. Кеше яратканга күрә эшемне ташламыйм, Аллаһ ярдәме белән йогышлы вирус белән авыручыларны да дәвалыйм. Инфекцияле авыруларның өйләренә барып медицина хезмәте күрсәтәм. Хроник авырулары булганнарның да өйләренә барып хәлләрен белеп, киңәшләремне биреп торам. Авылыбызда быел 2 малай, 1 кыз бала туды. Сабыйларны бер яшькә кадәр даими күзәтү астында тотам – патронаж хезмәтен бик яратып башкарам. Безнең авылда 41 бала теркәлеп яши. Балалар белән дә, олылар белән дә сәламәтлекне саклау буенча аңлату эшләре алып барам – исерткеч һәм наркотик матдәләрнең, тәмәкенең зыяны хакында сөйлим. Безнең авыл бик матур – янәшәдә урман. Табигатьнең яме булган кебек, аның кайбер зарарлы бөҗәкләре, кимерүчеләре кеше гомеренә куркыныч та сала. Мисал өчен, талпаннан, еланнан һәм кыр тычканнарыннан саклану чараларын аңлатам. Кайбер һөнәр ияләренә, әйтик, урманчыларга, аучыларга тиешле прививкаларны үзвакытында ясау да безнең бурыч. Тиешле вакытында диспансеризация үтүнең авыруларны үзвакытында ачыкларга ярдәм итүен төшендерәм. «Хәрәкәттә – бәрәкәт, көчеңнән килгәнчә физик күнегүләр яса», – дим өлкәннәргә. Һәр белгеч, һәр һөнәр иясе үз эшен намус белән башкарырга тиеш. Без гаиләдә дүрт кыз үстек. Әти-әниебез намуслы, гадел, эшчән кешеләр булды, алар үрнәгендә тәрбияләндек, – ди Гөлнурум ханым.
– Быел май аеннан бирле һава температурасы бик югары. Өйгә чакырулар да күбәйгәндер. Ничек өлгерәсез? – дим.
– Быел, дөрестән дә, үзен сәламәт дип йөргән кешеләр дә кан басымы уйнаудан, хәлсезлектән зарлана. Ә инде хроник авырулар турында әйткән дә юк. Күпчелек кеше машина белән килеп ала. Андый мөмкинлеге булмаган авыру янына велосипедымда барам. Эссе сугудан бик нык сакланырга кирәк. Көн эссесендә бакчада эшләү сәламәтлек өчен зарарлы. Таң белән һәм кичке якта – эсселек бераз сүрелгәч һавада эшләргә мөмкин. Кан басымы нормада булмаган кешеләргә, кабатлау булса да, тагын бер искәртәм: бу чиргә җитди карарга, табиб киңәшләрен тотарга, дәвалану буенча тәкъдимнәрен кабул итәргә кирәк. Ни өчен? Тора-бара инсульт, инфаркт кебек мәкерле авыру «ишегеңне шакымасын» өчен», – дип киңәшләрен бирә Гөлнурум Гайнетдинова.
«Фельдшерыбызны авылыбыз белән яратабыз», – ди Резеда Миннеханова.
/ Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев